

5 декабрь иртәсендә, Уфа шәһәренең Киров районында суүткәргеч торбасы ярылган. Коммуналь авария Аврора урамдагы юлны су басуга китерде. Мәгълүмат буенча 6/1 йорттан 7нче йортка кадәр урамда хәрәкәт чикләнгән. Башкала гражданнарыннан һәм кунакларыннан бу урамны урап узу маршрутын алдан планлаштыру сорала. Хәзер торба өзелгән урында, коммуналь хезмәтләр вәкилләре һәм юл инспекторлары эшли.
Иртәгәдән көннәрнең кинәт суытуы көтелә, менә кайда булачак инде әзер шугалак. ЮХХДИ машина йөртүчеләрне дә җәяүлеләрне дә сак булырга өнди.
Чыганак: Башинформ
Фото: Башинформ