Барлык яңалыклар
Көнүзәк
5 декабрь 2021, 12:40

60 ел мондый хәл булмаган

Башгидрометүзәк көн саен рекордлар терки. Быелгы декабрь ае көн саен аптырата.

bashinform.ru  60 ел мондый хәл булмаган
60 ел мондый хәл булмаганФото: bashinform.ru

Уфа-Дим аэрологик станциядә кичә абсолют һава температурасы минимумы буенча яңа рекорд теркәлде: плюс 4,3 градус булды.

Башгидрометүзәк хәбәр итүенчә, 1961 елда 4 декабрь көнне һава температурасы плюс 2, 6 градус булган.

Декабрь аенда көн саен рекордлар куела дисәк тә була: 1 декабрьдә дә һава температурасы җылылык буенча  2010 елгы рекордны узып китте.

Башгидрометүзәк быелгы декабрь аенда һава температурасы нормадан 1-2 градуска югарырак булачак, ди.

Чыганак: Башинформ.

tverigrad.ru

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: