

29 ноябрьдән 31 декабрьгә кадәр республикада “Чыршы-2021”операциясе игълан ителде. Аның максаты – яшь ылыслы агачларны законсыз кисүләрдән һәм сатулардан саклау.
Бу чорда урманнарны саклау хезмәте хезмәткәрләре, хокук сакчылары белән берлектә Яңа ел чыршылары сатыла торган урыннарда һәм урман фонды җирлекләрендә даими патрульлек итәчәк. Шулай ук юлларда ЮХХДИ хезмәткәрләре автомобильләрне тикшерәчәк.
Гамәлдәге законга ярашлы, урманда законсыз агач кискән гражданнар өчен 3-4 мең сум, вазифалы кешеләр өчен – 20-40 мең сум, юридик шәхесләр өчен 200-300 мең сум күләмендә штраф каралган. Моннан тыш, гаеплеләр китергән зыянны да капларга тиеш. Әгәр зыян 5 мең сум һәм аннан да күбрәк тәшкил итсә85, җинаять җаваплылыгы каралган: бу статья буенча иң югары җәза – 6 елга кадәр иректән мәхрүм итү.
Фото: 21.by/pub