Барлык яңалыклар
Көнүзәк
1 декабрь 2021, 13:46

Русиядә үлем-китем 1945 елдан соң рекордлы дәрәҗәгә җиткән

Пандемия генә гаеплеме?

donday.ru Русиядә үлем-китем 1945 елдан соң рекордлы дәрәҗәгә җиткән
Русиядә үлем-китем 1945 елдан соң рекордлы дәрәҗәгә җиткәнФото:donday.ru

Чамадан тыш үлемнәргә коронавирус пандемиясе һәм аның белән бәйле рәвештә сәламәтлек саклау системына артык эш йөкләнүе сәбәпче.

Узган елның декабреннән бу елның ноябренә кадәр Русиядә үлем-китем очраклары 2 миллион 400 меңнән артып киткән, дип хәбәр итә "Ведомости". Басма демографларга сылтама белән моннан да начаррак күрсәткечләр Икенче дөнья сугышы вакытында гына булуын искәртә: 1941 елдан 1945 елга кадәр үлем-китем 2-3 тапкыр югарырак булган.

Шул вакыттан соң иң күп үлем очраклары 2003 елда теркәлгән, ул чакта 2 миллион 370 мең русияле үлгән.

Шул ук вакытта соңгы 12 айда халыкның кимүе 1 миллион кешегә җиткән диелә, бу соңгы 20 елда иң зур күрсәткеч.

Чамадан тыш артык үлемнәрнең сәбәбе - COVID-19 пандемиясе. Коронавируска каршы көрәш оператив штабы мәгълүматына күрә, ноябрьдә генә дә авырудан һәм ул китергән нәтиҗәләрдән көненә уртача 1222 русияле үлгән.

Шулай да, демографлар әйтүенчә, сәбәп коронавируста гына түгел: чамадан тыш үлем-китемдә 200 мең кешенең үлеме COVID-19 белән бәйле түгел. Кайбер белгечләр әйтүенчә, моңа сәламәтлек саклау системына артык эш йөкләнгәнлек сәбәпче.

Чамадан тыш арткан үлем-китемгә халыкның өлкәнәюе дә йогынты ясаган: әгәр 2020 елда Русиядә 60 яшьтән өлкәнәкләрнең саны 32,8 миллион булган булса, бу ел башында әлеге күрсәткеч – 33,5 миллион. Моннан тыш, наркотиклар һәм хәмер кулланудан үлү очраклары да берничә меңгә арткан.

Ноябрь башында Британиянең BMJ журналы, 2020 елда көтелгән гомер озынлыгы кыскаруы ягыннан 37 ил арасында Русия беренче урында тора дип хәбәр иткән иде. Көтелгән гомер озынлыгы Русиядә нык кимегән: ирләрдә 2,33 елга, хатын-кызларда — 2,14 елга.

Русиядә көтелгән гомер озынлыгын Росстат исәпләп чыгара. 2020 елда ул уртача 71,54 ел булган. РБК язуынча, 2020 елда көтелгән гомер озынлыгы 2003 елдан соң беренче мәртәбә кыскарган (уртача 1,75 елга).

Чыганак: azatliq.org

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: