Барлык яңалыклар
Көнүзәк
28 ноябрь 2021, 14:12

Әниләр көне белән!

   Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үзенең аккаунтында барлык әниләрне ел саен ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләнеп килүче Әниләр көне белән тәбрикләде.

Әниләр көне белән!
Әниләр көне белән!

   Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үзенең аккаунтында барлык әниләрне ел саен ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләнеп килүче Әниләр көне белән тәбрикләде.

   “Республикада яшәүче һәркемгә иминлек, сәламәтлек, җылы мөнәсәбәтләр, аңлашып яшәү телим һәм әнисе булган һәр кешегә аның янына баруын яки шалтыратуын сорыйм”, - дип язды ул һәм быел “Ата-ана даны” медаленә лаек булган ике гаилә турында сөйләде.

   Шуларның берсе – Туймазы районында яшәүче Вәлиевлар гаиләсе.

   -31 ел тату гомер иткән гаиләдә 12 бала тәрбияләнә, шуларның унысы – тәрбиягә алынган. Башта Рәзиф Гардан улы белән Флидә Радик кызы тәрбиягә ятим калган туганнарын алган булган, аннан башка сабыйлар биредә гаилә җылысын тапкан. Вәлиевларның һәр баласы музыка белән шөгыльләнә. Аш бүлмәсендә һәм йортны тәртипкә китерүдә алар чиратлап тырышлык сала, малайлар кар көрәү, мал-туар тәрбияләү белән теләп шөгыльләнә,- ди Радий Хәбиров.

   Икенче үрнәкле гаилә – Хәйбулладан Татьяна һәм Петр Мартенслар. Алар 17 бала тәрбияли. Шуларның җидесе – үзләренеке, унысы – шулай ук инде үзләренекенә әверелгәннәр. 34 ел бергә булган Мартенсларның инде 13 окыклары бар. Биредә шулай ук балалар тырышып белем ала, шулай ук дөнья көтү серләренә өйрәнеп үсә.

   “Тагын да бер тапкыр котлыйм”,- диде Радий Хәбиров.

  

  

  

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: