Көнүзәк
26 ноябрь 2021, 03:57

Яңа елны кайда каршы алырга?

Русиялеләр кайсы илне өстен күрә?

AP 2021 Яңа елны кайда каршы алырга?AP 2021 Яңа елны кайда каршы алырга?
Яңа елны кайда каршы алырга?Фото:AP 2021

 

Соңгы алты елда беренче тапкыр русиялеләр арасында Мисыр – ял итү өчен иң популяр урынга әверелгән. “Газета.ру” хәбәр итүенчә, Яңа елны Мисырда каршы алырга теләүчеләрнең 42 проценты юллама броньләштереп куйган. Былтыргы елларда русиялеләр Төркия белән Таиландка өстенлек биргән булган.

 Мисырдан соң Төркия, Русия, Доминикан республикасы, Куба һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Мексика, Мальдивы килә. Русиядә Сочи, Кызыл аклан, Калининград, Санкт-Петербург, Шерегеш шәһәрләре лидер.

Тез Турда хәбәр итүләренчә, Мисырда Яңа ел каршы алырга теләүчеләр – 40, Төркиядә – 20, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә – 17 процент тәшкил итә.

Мисыр белән авиабәйләнеш 2015 елда туктатылды. Синай ярымутравы өстендә А321 самолеты шартлаганнан соң ике ил арасындагы хезмәттәшлеккә нокта куелды: ул вакытта 224 кеше һәлак булган иде. 2018 елда Каһирә шәһәренә самолетлар оча башлады, әмма Хургада, Шарм-эль шейх кебек курортларга рейслар булмады. 2021 елның апрель аенда РФ Президенты Владимир Путин белән Мисыр президенты Абдель Фаттах бәйләнешне тергезү турында килеште. Июль аенда Владимир Путин Мисыр курортларына чартер рейсларны тергезү турында карарга кул куйды.  

Чыганак: news.mail.ru

 

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас