Көнүзәк
26 ноябрь 2021, 03:36

Кузбасста өч көнлек матәм игълан ителде

Шахтада һәлак булучылар саны 52гә җиткән...

vesti.ru Кузбасста өч көнлек матәм игълан ителдеvesti.ru Кузбасста өч көнлек матәм игълан ителде
Кузбасста өч көнлек матәм игълан ителдеФото:vesti.ru

Кузбасста шахтада шартлау булу һәм эшчеләр һәлак булу сәбәпле, өч көнлек матәм игълан ителде. Бу хакта Кемерово өлкәсе губернаторы Сергей Цивилевның рәсми Telegram-каналы хәбәр итә. «Губернатор Сергей Цивилев шахтерлар һәлак булу сәбәпле, 26-28 ноябрьдә Кузбасста өч көнлек матәм игълан итте», — диелә хәбәрдә.25 ноябрьдә, Мәскәү вакыты белән 5:08 сәгатьтә, Русия техник күзәтчелегенең Себер идарәсенә Белов районында урнашкан «Листвяжная» шахтасында төтенләнү һәм аннан соң шартлау турында хәбәр килгән. Фаҗига вентиляциядә күмер тузаны яну сәбәпле килеп чыккан.Һәлакәттә 52 кеше үлгән: шахтада бер кеше дә исән калмаган. 38 шахтер хастаханәдә, 11 кеше өендә дәвалана.

коткаручылар өч көннән соң эзләү эшләрен яңадан башлаячак, әлеге вакытта яңадан шартлау булу куркынычы бар.РФ Президенты Владимир Путин һәлак булган шахтерларның гаиләләренең кайгысын уртаклашты, төбәк хакимияте аларга кирәкле ярдәм күрсәтергә вәгъдә бирде.

Чыганак: https://news.vtomske.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас