Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 ноябрь , 12:24

Уфада төп чыршыны урнаштырдылар

Тиздән - Яңа ел бәйрәме!

Фото:ufacity.info

Бүген төнлә В.И. Ленин исемендәге мәйданда башкаланың төп чыршысын урнаштырдылар. Традиция буенча, аны “Горзеленхоз” оешмасы хезмәткәрләре Благовещен районыннан кайтарды.

Чыршының биеклеге – 35 метр, яше – 85 ел. Якын арада чыршыны бизәячәкләр. Мәйданда исә осталар боз шәһәрчеген кора башларлар дип көтелә. Анда Кыш Бабай һәм Карсылу сыннары урнаштырылачак, зур бәйрәм шарлары, йолдыз һәм карт бөртекләре  формаларында өч   арка корылачак.  Бәйрәмнең төп символы артында – фонтан өстендә – махсус светодиод яктырткычлар урын алачак. Ут баганаларында күбәләкләр формасындагы консольләр булачак.

“Уңай булмаган эпидемиологик хәлләрне исәпкә алып, быел  шәһәр буенча чыршылар куелган һәм боз шәһәрчекләре корылган мәйданнар саны арттырылачак. Мисал өчен, 2019 елда шундый 85 мәйдан җиһазландырылса, 2020 елда аларның саны 247гә җитте. Быел исә 321 шундый мәйданчык корылыр дип көтелә”, – диләр башкала хакимиятендә.

Уфаны Яңа елга бизәү эшләре 1 декабрьгә кадәр төгәлләргә планлаштырыла.

Чыганак: ufacity.info

Автор:Әлфия Шакирҗанова