Көнүзәк
25 Ноября 2021, 10:51

Нинди яңа белгечлекләр ачыла?

Русия югары уку йортларында якындагы ун елда 300 дән артык яңа белгечлек барлыкка киләчәк.

news.myseldon.com Нинди яңа белгечлекләр ачыла?news.myseldon.com Нинди яңа белгечлекләр ачыла?
Нинди яңа белгечлекләр ачыла?Фото:news.myseldon.com

Бу хакта Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко сүзләренә сылтама белән Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Приоритет- 2030» федераль программасында катнашучы Русия университетларында 300дән артык яңа белгечлек булдыру планлаштырыла. Һәр икенче белгечлек цифрлы технологияләр һәм ясалма интеллект үсеше белән бәйле булачак», –  дигән Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары.

Аның фикеренчә, югары квалификацияле кадрлар әзерләү – «Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән илкүләм максатларга ирешүнең мөһим коралы».

Чыганак: vatantat.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас