

Башкортстанда 2021 елда “гастроэнтерология” профиле буенча лицензия алган шәхси медицина оешмаларының саны 30 процентка арткан.
Бердәм ресстрда лицензия алган 213 оешма исәпләнә, аларның 49ы – дәүләт, 160ы – шәхси һәм 4се башка төрле формада милектә.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы әйтүенчә, ХХI гасырның уртасында ашказаны авырулары алдынгы урыннарга чыгачак. Сәбәбе – кешеләрнең дөрес тукланмавы, стресслар, гиподинамия (аз хәрәкәтләнү) һәм начар гадәтләр, табигатьнең пычрануы, шулай ук азык-төлекләргә ГМОларның, сыйфатсыз кушылмаларның кушылуы. Бүгенге көндә халыкның 95 проценты гастроэнтеролог консультациясенә мохтаҗ.
Республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы лицензия бирүдә бөтен кирәкле ярдәмне күрсәтә. Медицина эшчәнлеге өчен лицензияне республикада 19 көндә бирәләр.
Чыганак: pravitelstvorb.ru