Көнүзәк
24 ноябрь 2021, 07:31

Сиңа күпме хезмәт хакы кирәк?

Бүген үзенең хезмәт хакыннан кемнәр генә канәгать икән? Уфа халкы да аны күбрәк итеп, уч тутырып алырга хыяллана.

Сиңа күпме хезмәт хакы кирәк?Сиңа күпме хезмәт хакы кирәк?
Сиңа күпме хезмәт хакы кирәк?

Бүген үзенең хезмәт хакыннан кемнәр генә канәгать икән? Уфа халкы да аны күбрәк итеп, уч тутырып алырга хыяллана.

   Тик, шулай дисәк тә, уфалыларның нәфесе, гомум русиялеләрнекенә караганда, 19,5 процентка кимрәк икән әле. Русиянең 23 эре шәһәрендә үткәрелгән сораштырулардан шул билгеле булган: иң күп хезмәт хакына һәрвакыттагыча Мәскәү халкы дәгъва итә. Эш эзләүче мәскәүлеләр уртача алганда 76405 сумга өмет итә. Бу Русия буенча алганда 45 процентка күбрәк дигән сүз.

   Икенче урында – Санкт-Петербургта яшәүчеләр. Алар уртача алганда 54498 сум хезмәт хакы турында хыяллана. Бу гомум ил белән чагыштырганда 3 процентка күбрәк. Өченче урында – Екатеринбург халкы: алар 45706 сум хезмәт хакы алып эшләргә тели.

   Уфалылар нибары тугызынчы урынны били. Эш эзләүчеләр уртача алганда 42413 сумга эшкә барырга ризалар.

   Уртача алганда, Русия буенча 2021 елның октябренә көтелгән хезмәт хакы 52703 сум тәшкил иткән.

Фото: 1.assets.klops.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас