

Башкортстанның төзүчеләр ассоциациясе Стәрлетамак шәһәрендә күчмә утырыш үткәрде. Анда Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров, Хөкүмәт вәкилләре, министрлыклар әгъзалары катнашты. Алар Стәрлетамак шәһәрендә һәм районы территориясендә торак төзелешен ничек күтәрү, финанслау һәм ипотека кредитлары бирү турында сөйләштеләр, фикер алыштылар.
– Без девелоперларны өстәмә ярдәм чаралары белән тәэмин итәргә әзербез, - диде Андрей Назаров.
Сөйләшү барышында Стәрлетамакта йортлар төзер өчен иң беренче инфраструктара булган җир участокларының булмавы ачыкланды. Төзүчеләр белән банклар арасында да хезмәттәшлек көтелгән нәтиҗәләрне бирми. Моңардан тыш, Стәрлетамак авария хәлендәге йортлардан кешеләрне күчерү программасына кертелмәгән.
Ярдәм чаралары турында сөйләгәндә Андрей Назаров ҐСтәрлетамак хакимияте башкарган эшләрне дә телгән алды.
Бу сөйләшү барышында бөтен проблемалар да ачыкланды, максатлар билгеләнде. Стәрлетамак шәһәре ел саен 100 меңнән дә аз булмаган квадрат метр торак төзергә тиеш.
Хөкүмәт Рәисе шәһәр инфраструктурасының берничә обектын да карады. “Риком” торак комплексын төзегән компания бу төр базарда инде 20 ел. Аларның исәбендә республика мөһимлегендә булган 35 объект һәм 9 күпфатирлы йорт.
Чыганак: pravitelstvorb.ru