Көнүзәк
24 Ноября 2021, 08:18

Балаларны кемнәр ихлас ярата?

Оста пешекчеләр 1нче мәктәптә икән!

Балаларны кемнәр ихлас ярата?Балаларны кемнәр ихлас ярата?
Балаларны кемнәр ихлас ярата?

Оста пешекчеләр 1нче мәктәптә икән!

 

Укучы балаларның көне мәктәптә уза. Шуңа да аларны биредә тукландыру бурычы укыту белән бер дәрәҗәдә мөһим. Өйдә генә түгел, мәктәпләрдә дә, санитар нормаларга туры китереп, кайнар аш белән туклануны дөрес оештыру укучыларның сәламәтлеген саклауда мөһим фактор булып тора һәм белем алу сыйфатына да зур йогынты ясый.

Балаларыбызны мәктәптә ничек ашаталар? Иң яхшы мәктәп пешекчесе кайда эшли? Кайсы мәктәптә иң уңайлы ашханәләр? Кемнең төшке ашлары иң тәмле? Болар барысы да “Иң яхшы мәктәп ашханәсе” Бөтенрусия конкурсының республика этабы нәтиҗәләре буенча билгеле булды. Төбәк Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, конкурста 14 шәһәр һәм 28 муниципалитеттан 42 мәктәп катнашты.

“Авыл мәктәбенең иң яхшы ашханәсе” номинациясендә Чакмагыш 1нче урта мәктәбе 2нче урынга лаек булды!

Мәгариф учагын чираттагы зур уңышлары белән котлыйбыз! Гомерләрен пешекче һөнәренә багышлаган һәм балалар өчен әзерләгән ризыкларына күңел җылысын да кызганмаган осталарга арытаба да уңышлар юлдаш булсын, хезмәтләреннән ямь табып, исән-имин яшәргә язсын!

Атап үтелгән мәгариф учреждениесендә һәр мәсьәләгә җитди һәм җаваплы караш булуы мондый уңышларның нигезен тәшкил итә дә инде. Балаларга тирән һәм заманча белем бирү, әдәп-әхлак кануннарына нигезләнгән асыл тәрбия үрнәкләрендә алып барылган эшчәнлек үз матур нәтиҗәләрен бирә. Дөрес тукландыру, һәр баланың сәламәтлеге өчен зур җаваплылык юнәлеше дә үзенең матур нәтиҗәсен күрсәтте. Биредә бөтен эшләр дә киңәш-табыш белән алып барыла. Мәктәп директоры А.Р.Бикмөхәммәтов, укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары В.В.Дәүләтова аш-су әзерләү барышында еш кына мәктәп ашхәнәсенә чакырыла. Алар иртәнге аш вакытында укучыларга мәктәп ашханәсенең эше, җылы ашның файдасы, туклану режимын саклау никадәр мөһим булуы турында да әйтергә онытмыйлар. Бу балаларда үз сәламәтлекләренә җаваплы караш, өлкәннәргә һәм ризыкка хөрмәт тәрбияли. Балалар чиста, зәвыклы ашханәдә сыйлана. Әйе, нәкъ шулай – сыйланалар, чөнки ризык тәмле, ә җиһазлары өр-яңа. Яңа өстәл, утыргычларны якташлары, БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты, “Базы” җәмгыяте җитәкчесе Вадим Соколов быел бүләк итте.

 

Балаларны кемнәр ихлас ярата?
Балаларны кемнәр ихлас ярата?
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас