

19 ноябрь көнне Благовар районы башлыгы Марат Йосыпов кош гриппы учаклары ачыклану сәбәпле муниципалитетта гадәттән тыш хәл режимы кертелү трындагы карарга кул куйган. Бу хакта БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында хәбәр иттеләр.
Кош гриппы учаклары хакында 18 ноябрьдә билгеле булган. Җомга көнне Россельхознадзор һәм республиканың ветеринария идарәсе моны раслады.
Ведомстволар мәгълүматлары буенча, 18 ноябрь көнне аларга Языково һәм Домбровка авылларында урнашкан “Благоварский” хуҗалыгында һәм Коб-Покровка авылында бер шәхси эшкуарның үрдәк-казлары күпләп кырылу хакнда хәбәр килгән. Белгечләр кырылган кошларның өлгеләрен тикшерүгә алган. Аның нәтиҗәсендә кошларның хәвефле инфекция белән зарарланулары ачыклаган.
Исегезгә төшерәбез, бу – төбәктә кош гриппы учагы кабынуның икенче очрагы. Беренчесе күптән түгел генә Туймазыда теркәлгән иде.
Чыганак: mkset.ru