Көнүзәк
18 ноябрь 2021, 16:10

Һава шартлары начара, диләр

Юлларда игътибарлы булыгыз!

Һава шартлары начара,   диләрҺава шартлары начара,   диләр
Һава шартлары начара, диләр

Республика юлларында һава шартларының начараюы көтелә. Республиканың күп кенә районнарында көчле кар явуы көтелә, ә кайберләрендә буран вәгъдә ителә.

       Машина йөртүчеләргә дистанцияне сакларга һәм тизлек режимын үтәргә, җәяүлеләр юл аша чыга торган урыннарда  игътибарлы булырга киңәш ителә. ЮХХДИ хезмәткәрләренең Уфа шәһәрендә дә, федераль һәм республика автоюлларында да ярдәм күрсәтергә әзер  торуы  турында хәбәр итәбез. Юлларда штаттан тыш хәлләр килеп чыкканда, ЮХХДИ хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итегез яки дежур частькә  8 (347) 235-84-02, 8 (347) 233-27-31 телефоннары  буенча шалтыратыгыз.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас