+20 °С
Болытлы


Бүген, 17 ноябрьдә, Архангель районында авария очрагы теркәлгән. Кызганычка каршы, вафат булучы кеше бар...
Көннәр болытлы, кар да явып тора, юлларда боз катламы хасил була. Аяныч, мондый һава торышы вакытында юлларда бәла-казалар ешрак теркәлә. Әлеге авария Уфа-Белорет трассасының 76нчы чакрымында булган, анда “Киа0Рио” һәм “Лада-Веста” бәрелешкән. Нәтиҗәдә, бер кеше үлгән, биш кеше тән җәрәхәтләре алган.