Кыш якынайды дип тә әйтәсе юк, ул инде борын төбендә генә. Бу атнада һава торышы үзен нәкъ кыш көннәрендәге кебек тоя бугай: кары да ява, буранлар та ала, ул да булмый, салкыннар да битне чеметтерергә өлгерде.
Ә менә республиканың тиешле хезмәтләре юлларда килеп туарга мөмкин катлаулы хәлләргә әзерме, җылыну пунктлары бармы икән? Болар хакында Республика белән идарә итү үзәгендә туры эфирда сөйләшү булды. Анда шулай ук кышын һәр автомобильчегә кирәгергә мөмкин булган киңәшләр дә бирелде.
Шулай итеп, әгәр дә сез кышын көтелмәгән хәлдә калсагыз, нишләргә?
- Һава торышының алда ничек булачагын алдан белешегез.
- Юлга чыгар алдыннан барасы маршрутыгызны һәм кайчанрак барып җитәргә уйлавыгызны якыннарыгызга хәбәр итегез.
- Машинагызда, ким дигәндә, насос, буксирга тага торган трос, җылы кием, көрәк, кайнар чәй белән термос булырга тиеш.
- Автомобильне контрольдә тота алыр һәм юлны яхшы күреп бару өчен тизлегегез түбәнрәк булырга тиеш. Бар фараларны да кабызыгыз, ерактан күрсәтүчесеннән кала. Чөнки аның аркасында тагын да начаррак күрүегез бар.
- Буран вакытында юл читенә туктамагыз. Юкса, башка машинаның яки фураның сезне күреп өлгермәве бар. Машинагызны кар басмасын, гел чистартып торыгыз.
- Критик хәлләрдә коткару хезмәтенең бердәм экстрен номерына – 112 – шалтыратыгыз. Телефоныгызда зарядка гел тулы торсын.
Фото: orenburzhie.ru