

Казанда ялган алкоголь белән агуланучылар студентлар саны 12гә җитте. Бу хакта кичә, үз чыганакларына таянып, РЕН ТВ хәбәр итте.
Моңа кадәр 11 агуланучы турында билгеле иде. Вакыйга Салмачы авылында теркәлгән. 19 кешедән торган яшьләр компаниясе коттеджда ял иткән һәм суррогат алкоголь (билгесез адәмнән сатып алынган 5 литрлы канистра аракы) эчкәннәр. 16 ноябрь көнне яшьләрнең шактые метанол эчеп агулану билгеләре белән дәваханәгә эләккән. Алар танышлары аша 5 литрлы канистрада маркировкасыз аракы сатып алганнар. Кәеф-сафа корганда яшьләр үзләрен начар хис итә.
Тикшерү комитетының төбәк идарәсе мәгълүматлары буенча, агуланучыларның хәлләре уртача һәм авыр буларак бәяләнә. Җинаять эше кузгатылган. Ялган хәмер эчүчеләргә – 18-22 яшь.
Чыганак: lenta.ru