+21 °С
Болытлы


Уфа дәүләт нефть-техник университеты каршындагы 83нче санлы инженер лицее укучысы Алексей Санин Үзбәкстанда физика буенча халыкара олимпиадада җиңүче булды. Ярышларында 19 илдән 100дән артык мәктәп укучысы катнашты. Биремнәр катлаулы булды, әмма Алексей аларны уңышлы башкарып, республикага алтын медаль алып кайтты.
БР Башлыгы Радий Хәбиров үзенең битләрендә Алексейны котлап, аның уңышлары турында сөйләде һәм Санинның Евразия фәнни-белем бирү үзәге кысаларында укуын дәвам итәчәгенә ышаныч белдерде.