+24 °С
Дождь


Русия Президенты Владимир Путин Башкортстанда берничә судья билгеләү турындагы указга кул куйган, Бу турыда республика судларының уртак матбугат хезмәте игълан итте.
Яңа указ нигезендә Рөстәм Рафиков Яңавыл район суды рәисе итеп тәгаенләнде. Уфа шәһәренең Орджоникидзе район суды рәисе урынбасары итеп Айрат Ибраһимов һәм Киров район суды судьясы итеп Артур Сөләймәнов билгеләнде.
Чыганак:ufacitynews.ru
Фото: ufacitynews.ru