Көнүзәк
12 ноябрь 2021, 16:17

Ак чәчәкләр кебек кар ява...

Шомырт чәчәкләре түгел шул.

Шомырт чәчәкләре түгел шул.

 

Ноябрь уртасына да җитеп киләбез икән. Узган төндә бар тарафка кыш якынлашуын хәбәр иткәндәй ак карлар явып үткән, ул эрергә ашыкмый да. Чынлап та кыш җитәме икән инде? Башкортстанда кар катламы шушы атна ахырында ук ятарга мөмкин, дип әйткән иде синоптиклар, чындыр. Башгидромет хәбәр итүенчә, бу ялларда республикада кышкы һава торышы көтелә.

- 13...-14 ноябрьдә кар явачак, юлларда бозлавык булачак. Нәтиҗәдә, республика буенча кар катламы урнашачак, бу уртача климат үзенчәлегеннән 3-5 көнгә соңрак, - дип хәбәр итте белгечләр.

 

Төнлә һава температурасы -1...– 8,  көндез -2...– 4 булачак. Киләсе атна башында термометр баганалары тагын да түбәнрәк төшә башлаячак: ноябрьнең икенче декадасында, Гидрометүзәк мәгълүматларыннан күренгәнчә, һаваның уртача тәүлеклек температурасы нормадан 1 градус түбәнрәк фаразлана.

 

Фото: stihi.ru, revda-info.ru

Ак чәчәкләр кебек кар ява...
Ак чәчәкләр кебек кар ява...
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас