

Башкортстанда Эчке эшләр органнары реестрында хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган 177 хезмәткәр исәпләнә, дип белдерде Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров.
Соңгы елларда гына Төньяк Кавказда террорчылыкка каршы көрәштә республиканың 20 полиция хезмәткәре һәлак булган.
“Безнең республикада эчке эшләр органы хезмәткәрләренең саны 14 меңнән артып китә. Аларның эше бик катлаулы, күп очракта начар вакыйгалар белән очрашырга туры килә”, - дип ассызыклады ул.
Республика Башлыгы полиция хезмәткәрләре бәйрәмнәрен дә эштә үткәрәләр дип билгеләде һәм аларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.