

Соңгы арада коронавирус симптомнары ОРВИ һәм гриппка охшый башлаган. Роспотребнадзор карамагындагы Эпидемиология фәнни-тикшеренү институтның клиника-аналитика эше буенча директор урынбасары Наталья Пшеничная сүзләре буенча, күпчелек пациентларда томау төшү, борын тыгылу һәм тамак авырту билгеләре күзәтелә. Ә ис һәм тәм тоюны югалту икенчел билгеләр рәтендә калган.
“30-50 процент очракларда тәүге тапкыр коронавирус белән авыручыларда диарея һәм ашказаны-эчәк тракты ягыннан башка төрле проблемалар да очрый башлады”, – ди Пшеничная.
Белгеч шуны да өсти: вирус кеше эчәклегендә терелгәч тә үрчеп ятарга мөмкин, ә кайсыбер пациентларның эчәклегендә аны чирдән соң берничә ай үткәч тә ачыкларга мөмкин.
Әйткәндәй, республикада соңгы арада беренче тапкыр коронавирустан тәүлеклек үлем очраклары күрсәткече кимегән. Коронавируска каршы көрәш буенче оператив штаб мәгълүматлары буенча, 7 ноябрьгә 665 коронавирус йоктыру очрагы теркәлгән. Бакыйлыкка күчүчеләр саны – 13 кеше. Барлыгы 2 826 башкортстанлы ковид корбаны булган.
Чыганак: bashinform.ru