

Яңа уку елында Караидел районының 4 мәктәбендә “Үсеш ноктасы” белем бирү үзәкләре ачылды.
“Үсеш ноктасы” эшчәнлеге бик тә киңкырлы: балалар мәктәп дисциплиналарын өйрәнә, ә дәресләрдән соң өстәмә дәресләрдә була, командаларда эшли, төбәк һәм федераль конкурсларда катнашуга әзерләнә.
“Үсеш ноктасы” ярдәмендә киләчәктә проект-тикшеренү эшчәнлегенә авылларда яшәүче балаларның 70 процентын җәлеп итү планлаштырыла. Мондый үзәкләр, әлбәттә, киләчәккә зур өметләр, ышаныч бирә. Мәктәпләргә алар, һичшиксез, матди-техник базаларын ныгытуга, укытучыларга һөнәри осталыкларын күтәрергә, укучыларга белемнәрен үстерүгә ярдәм итә.