Көнүзәк
6 ноябрь 2021, 05:42

Көзне озатабыз...

Ял көннәрендә яңгыр, карлы яңгыр һәм көчле җил көтә.

Көзне озатабыз...Көзне озатабыз...
Көзне озатабыз...

Бу ялларда Башкортстанда уңайсыз һава торышы көтелә, дип хәбәр итә төбәк Гидрометеорология үзәге синоптиклары. Фаразлау буенча, 6 һәм 7 ноябрьдә бозлы яңгыр, кар һәм температураның -11 ° ка кадәр төшүен көтергә кирәк.

6 ноябрьдә кайбер районнарда яңгыр явачак. Бозлы яңгыр һәм карлы яңгыр  да көтелә. Җил көньяк, көньяк-көнбатыштан уртача, көнчыгыш районнарда көчле. Көндез һава температурасы 0, + 5 °.

7 ноябрьдә көндез җиңелчә яңгыр явачак, төнлә юлларда кар катламы барлыкка килүе фаразлана. Төннә һава температурасы 0, -5 °, кайбер урыннарда -11 °, көндез 0, + 5 ° булачак. Кинәт суытканда томан төшәчәк, ЮХХДИ ерак юлга чыкмауны искәртә.

Чыганак: gorobzor.ru

Фото:gorobzor.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас