Көнүзәк
5 ноябрь 2021, 11:13

Каникуллар дәвам итә

Былтыр хәл җиңелрәк иде.

bashinform.ru Каникуллар дәвам итәbashinform.ru Каникуллар дәвам итә
Каникуллар дәвам итәФото:bashinform.ru

Башкортстан Республикасында мәктәп каникуллары 14 ноябрьгә кадәр озайтылды. Мондый карар коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча оператив штаб утырышында кабул ителде, дип хәбәр иттеләр төбәк мәгариф һәм фән министрлыгында.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк укучылар 8 ноябрьдә пландагы көзге каникуллардан соң укуга әйләнеп кайтыр дип ниятләнгән иде. Хәзер алар ике атна контактсыз режимда үткәрәчәкләр.

Мәгариф министрлыгында узган ел, көзге каникуллар вакытында, укучылар өч атна ял иттеләр, әмма бу программаларны үзләштерүгә йогынты ясамады, укучылар программаны тиз куып җиттеләр, диләр. Бер ел элек пандемия белән бәйле хәл чагыштырмача җиңел иде.

Республика балалар бакчалары 8 ноябрьдән штат режимында эшләячәк.

БР территориясендә урнашкан өстәмә белем бирү учреждениелере, Башкортстан Республикасы колледжлары һем югары уку йортлары 8 ноябрьдән дистанцион форматта гына укый башлаячак.

Республикада 30 октябрьдә игълан ителгән ял көннәрен дәвам итмәскә булганнар.

Чыганак: Башинформ.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас