

Башкортстанда 7 ноябрьдән соң ял көннәре дәвам итмәячәк. Мондый карарны төбәк территориясендә коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау буенча оператив штаб утырышында кабул иттеләр, аны республика башлыгы Радий Хәбиров үткәрде.
Утырышта катнашучылар Башкортстан буенча Роспотребнадзор идарәсе һәм төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгы рекомендацияләрен исәпкә алдылар, алар вәзгыятьне анализладылар һәм республикада кабул чикләү чараларының уңай нәтиҗәсен билгеләп үттеләр. Вакцинация темплары арта: ял көннәрендә 10 меңнән алып 20-30 меңгә кадәр кеше прививка ясата.
Белем бирү учреждениеләренә килгәндә, балалар бакчалары гадәти эш режимына әйләнеп кайтачак, ә барлык укучылар да әле 14 ноябрьгә кадәр каникулларда калачак. Колледж һәм югары уку йортларында 8 ноябрьдән 14 ноябрьгә кадәр укытуны дистанцион форматта оештыралар. Өстәмә белем бирү учреждениеләре дә шундый ук режимда эшләячәк.
Башкортстан Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр итүенчә, республика 2 282 558 доза алган. 4 ноябрьгә алынган мәгълүматларга караганда, беренче компонентны 1 718 835 кеше ясаткан. 1 379 866 кеше коронавирустан вакцинацияләүне тулысынча төгәлләгән.
4 ноябрьгә республикада коронавирус белән авыручыларның гомуми саны 89 521 кеше тәшкил итә. Тәүлек эчендә COVID-19 белән зарарлануның 673 яңа очрагы расланган. Барлыгы 78 536 кеше сәламәтләнгән, шуларның 637се – узган тәүлектә.
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров санитар-эпидемиологик нормаларның һәм вакцинацияләнмәгән халык өчен чикләү чараларының үтәлешен контрольдә тотуны көчәйтергә кушты.
Чыганак: glavarb.ru