Көнүзәк
5 ноябрь 2021, 06:25

"Башавтотранс"га – 100 яшь

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров бүген үзенең социаль челтәрләрдәге битендә аларны котлады.

https://vk.com/radiyhabirov "Башавтотранс"га – 100 яшьhttps://vk.com/radiyhabirov "Башавтотранс"га – 100 яшь
"Башавтотранс"га – 100 яшьhttps://vk.com/radiyhabirov

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров бүген үзенең социаль челтәрләрдәге битендә шунлый пост урнаштырды:

“Быел безнең "Башавтотранс"га – 100 яшь. Барыгызны да шушы юбилей белән котлыйм һәм #Жзл Башкортстан рубрикасында әлеге компания кешеләре турында сөйләячәкмен.

Бүген сезне Дүртөйле АТПсында эшли торган Рәүф Фидусович Фатыйхов белән таныштырам. Ул 30 ел инде кешеләрне йөртә. Хәзер Дүртөйле - Уфа - Яр Чаллы шәһәрара маршрутында йөри. Рәүф Фидусович үзе әйтүенчә, гомер буе юлда, бары тик бер якка гына да 420 чакрымнан артык.

Юлда төрле хәлләр була, юл озын һәм катлаулы. Кайчагында Уфада кояш, ә Яр Чаллыга барып җиткәндә – давыл һәм яңгыр. Маршрутның берничә сәгатендә Рәүф Фидусович пассажирлар белән танышырга да, аралашырга да өлгерә.

Соңгы вакытта Рәүф Фидусович мәктәп автобусларында да йөри. Пассажирларның категориясе, әлбәттә, төрле, балалар белән аерым-аерым булырга кирәк.

Һөнәрдә иң мөһиме нәрсә? Аны яратырга, файда китерергә. Рәүф Фидус улы Фатыйховның бар эше тәртиптә. Ул әле яшьләрне дә өйрәтә.

Сезгә, Рәүф Фидусович, барлык машина йөртүчеләргә һәм "Башавтотранс"хезмәткәрләренә уңышлар һәм яхшы юллар телибез. Сез намус белән эшләгез, ә без сезнең өчен киләчәктә дә лаеклы шартлар тудырачакбыз”.


#ЖЗЛ_БАШКОРТОСТАН

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас