Көнүзәк
4 ноябрь 2021, 08:33

Мәскәү, Түбән Кама, Уфа -- безнең дуслар шулай сибелгән

Хәзер бит шунысы рәхәт - интернет аша туган ягыңдагы яңалыклар белән танышып барырга була.

Мәскәү,  Түбән Кама,  Уфа -- безнең дуслар шулай сибелгәнМәскәү,  Түбән Кама,  Уфа -- безнең дуслар шулай сибелгән
Мәскәү, Түбән Кама, Уфа -- безнең дуслар шулай сибелгән

Без, Башкорт дәүләт университетын тәмамлагач, күпчелегебез дип әйтерлек эшкә үзебезнең республикада калдык. Ике төркемдәшебез республикадан читтә яши: Резеда Хөснетдинова - Мәскәүдә, Кадриябез - Түбән Кама шәһәрендә.
Кызларыбыз читтә яшәсәләр дә, туган ягыбыз Башкортстан белән араларын өзми. Хәзер бит шунысы рәхәт - интернет аша туган ягыңдагы яңалыклар белән танышып барырга була. Мәсәлән, Резеда белән Кадрия икесе дә Одноклассники, Вконтакте төркемнәрендә " Өмет" гәзитенең иң актив дуслары. Кадрия безнең гәзиткә актив язышучы да әле. Аның үзе эшләгән мәктәпнең Бишбүләк районы Ает мәктәбе белән хезмәттәшлек итүе, якташ шагыйребез Фатих Кәрим эзләре буйлап сәяхәт итүләре, шагыйрьнең кызы Ләйлә ханым белән мавыктыргыч әңгәмәләре безнең гәзитебездә басылып чыкты.Кадрия безнең гәзитләрнең тиражын арттыруга да үз өлешен кертә: туганнарына " Өмет" , "Кызыл таң" гәзитләренең подпискасын бүләк итә. Ул үзе һәр яңа чыккан китапны укып барырга тырыша, ел саен 10нан артык матбугат басмасына языла.Уфадан читтә яшәсә дә, башкорт әдәбияты белән танышып барырга тырыша.
Инде университетны тәмамлауга 30 елдан артык үтсә дә, без менә шулай араларны суытмыйча яшибез. Дуслыгыбызның кадере елдан - ел арта бара. Бердәмлек лек дигән бик әһәмиятле төшенчәнең дә нигезендә дуслык ятадыр дип уйлыйм. Чөнки берсен - берсе хөрмәт иткән кешеләр генә бердәм була ала. Шул дуслык һәм бердәмлекне саклап яшик, дуслар!
Гүзәл Гаянова.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас