Көнүзәк
4 ноябрь 2021, 04:34

Бердәмлекнең кадерен белик!

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне.

Бердәмлекнең кадерен белик!Бердәмлекнең кадерен белик!
Бердәмлекнең кадерен белик!

Бердәмлек көне тирән рухи мәгънәгә ия. Ул безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә. Бу көн – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе.

Чагыштырмача яшь булган бәйрәмне без 2005 елдан алып билгелибез. Халыклар бердәмлеге көнен билгеләү идеясе Русиянең Динара советы тарафыннан 2004 елның сентябрендә тәкъдим ителә. Аны Дәүләт Думасының Хезмәт һәм социаль сәясәт комитеты хуплагач, Дума инициативасы статусын ала.  2004 елның 27 декабрендә бәйрәм турындагы проект өченче укуда кабул ителеп, Хезмәт кодексына кертелә. Моңарчы без 7 ноябрьдә бәйрәм итә идек.

СССР таркалу белән бергә Бөек Октябрь инкыйлабы бәйрәменең дә әһәмияте югала. 1991 елда аны беренче тапкыр дәүләт дәрәҗәсендә бәйрәм итми башладылар. 1996 елда Русия президенты Борис Ельцин аны “Килешү көне” дип үзгәртте. 2004 елдан 7 ноябрь эш көненә әйләнде. Ә 2005 елдан без 4 ноябрьне Халыклар бердәмлеге көне буларак билгели башладык. Аның тарихы тагын да тирәндәрәк вакыйгаларга барып тоташа. XVII гасыр башында Русия өчен болгавыр һәм хәвефле чор башлана. Патша династиясе “өзелгәннән” соң, күп кенә боярлар рус тәхетенә ия булырга омтылалар. Халык үзенең бердәмлеген югалта, Русия җирләре дошманнар өчен җиңел табышка әйләнә. Кыска гына вакыт арасында Мәскәүдә берничә патша алышына. Шуннан файдаланып, Русиянең Смоленск, Бөек Новгород кебек шәһәрләрне, Мәскәү Кремлен поляклар һәм шведлар яулап ала. Гаугалы йорттан бәрәкәт качар, диләр татарлар. Шуңа 1611 елның сентябрендә Түбән Новгородның шәһәр старостасы этник татар Кузьма Минин, илне азат итү өчен ополчение төзергә чакырып, халыкка мөрәҗәгать итә. Хәрби ихтыяҗлар өчен үзе тәү башлап зур суммада акча бирә. Ополчениенең хәрби җитәкчесе итеп бертавыштан князь Дмитрий Пожарский билгеләнә. 1612 елның гыйнварында ополчение Түбән Новгородтан Мәскәүгә таба юнәлә. Юлда аларга бик күп кеше кушыла. 22 октябрьдә Кремльне штурмлау башлана. Ике көн барган аяусыз көрәштән соң поляклар бирелергә мәҗбүр була.

Ополчение тантаналы рәвештә башкалага керә. Башкала азат ителгәннән соң Русиядә дәүләт хакимиятен тергезү, яңа  патша сайлау мәсьәләсе килеп баса. 1612 елның ноябрь аенда ополчение җитәкчеләре Земство җыенын чакыру турында хәбәр итә. 1613 елның гыйнварында Мәскәүдә 700ләп кеше катнашлыгында Олы җыен үткәрелә. Айдан артык фикерләшкәннән соң тәхеткә Романовлар династиясенең беренче вәкиле – 16 яшьлек Михаил Романов утыра.

Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский патша  тарафыннан  бүләкләнә. Дмитрий Пожарскийга – бояр чины, Кузьма Мининга дворян чины бирелә. Шулай итеп, төрле милләт, дин һәм төрле  катлам вәкилләре бердәм булып, уртак Ватаныбызны чит илбасарлардан  азат итә. Шушы ике шәхес булмаса, илнең кайсы юнәлештә китүен фаразлап та булмый. Ә бәлки, илбасарлар коллыгына төшеп, Русь дәүләте бөтенләй юкка чыккан булыр иде.

400 елдан артык элек булган вакыйгаларга әйләнеп кайтсак, иң беренче итеп  ул вакытта халыклар арасында дуслык булмавын билгеләргә кирәк.  Белгәнебезчә, бердәмлек булмаган җирдә көч тә булмый. Нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны бар милләт халыклары белән бергәләшеп җиңеп чыгарга мөмкинлек биргән, бу көн тынычлык, иминлек, бәйсезлек өчен бердәмлек символын чагылдырган. Әйе, һәрвакытта да бер-беребезгә ярдәмләшеп яшәсәк, җәмгыятьтәге вакыйгалардан читтә калмасак, башка халык вәкилләренә нинди диннән булуына, нинди телдә аралашуларына карамыйча, аларның гореф-гадәт, мәдәният-сәнгатьләренә хөрмәт  белән карасак, киләчәк буыннарыбызны үз халыкларыбызның  үткәне белән даими  таныштырып торсак, бер сүз белән әйткәндә бердәм булсак, безне көчле халык һәм көчле ил дияргә була. Иң мөһиме: бер-беребез белән аңлашып яшәү генә кирәк. Соңгы 30 ел эчендә дә төрле вәзгыятьне күрергә туры килде халыкларыбызга. 90 нчы елларда илебезнең көчсезләнә барганын күреп, безне тагын таркатырга, бердәмлегебезне юкка чыгарырга теләүчеләр табылып торды.

Бүген исә Русия Федерациясе халыклары бердәмлеге көне илнең тарихи үсешен дәлилләп кенә калмый, Русиянең бәйсезлеге һәм аның бөтенлеген раслаучы көн буларак та бәйрәм ителә.

Күп гасырлар дәвамында 100дән артык милләт һәм төрле конфессиядән булган кешеләр яшәгән безнең Башкортстан өчен халыклар бердәмлеге аеруча мөһим.

1812 елгы Ватан сугышында Башкорт полклары яугирләренең күрсәткән батырлыгы бар дөньяга мәгълүм. Беренче Бөтендөнья сугышында 500 меңнән артык, Икенче Бөтендөнья сугышында 800 меңнән артык якташыбыз зур батырлыклар күрсәтеп илебезнең иминлеген һәм бөтенлеген саклап калуда зур өлеш кертә. Әле дә көнбатыш һәм көнчыгыш цивилизацияләр уртасында урнашкан республикабыз һәм аның халыклары илебез өчен зур таяныч булып тора. Русиянең уңышлы һәм ныклы дәүләт булуы көчле төбәкләр һәм аларда яшәгән халыкларның тату һәм бердәм тормыш көтүенә бәйле. Гасырлар дәвамында шулай булган, булды һәм булачак. Болар барсы да үзебездән тора.

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас