

Дөньяда азык-төлек кризисы башлана. Аны җиңеп чыгар өчен икътисадны тергезергә һәм хакларны контрольда тотарга кирәк, дип белдергән Русия хәвефсезлек советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев. “Бөтен җирдә азык-төлеккә хаклар арта”, - дип язган Дмитрий Анатольевич “Российская газета”га.
Бу хәлне булдырмас өчен икътисадны күтәрер өчен нәтиҗәле программа кирәк, ди ул.
“Күп илләр пандемиягә кадәр булган икътисадларына 2024 елда гына әйләнеп кайта ала”, - ди Медведев. Бу – 2008-2009 елларда булган финанс кризисыннан күпкә җитдирәк.
Русия, башка илләр кебек, 2021 елның языннан бирле Ковид-19 пандемиясенең бишенче фазасында.
Чыганак: tatpressa.ru