Көнүзәк
2 ноябрь 2021, 07:36

Ялларны ничек файдалы үткәрергә?

Бу атнага нинди планнар кордыгыз?

Л.Галина.Л.Галина.
Фото:Л.Галина.

Коронавирус таралу куркынычын аз булса да кисәтү һәм тоткарлау   максатыннан Президент Владимир Путин 30 октябрьдән 7 ноябрьгәчә түләнелә торган ял көннәре игълан итте. Күпләр бу яңалыкны сәерсенеп кабул итте. Чөнки мәктәп укучылары каникулга китә, көннән-көн арткан чикләүләр аркасында берәр кая барам димә. Күңел ачу үзәкләре, уен бүлмәләре, кинотеатрлар ябык. Фатирда утырып арып бетәрбез инде дип көрсенеп куйды танышым.

Ә мин сөендем генә. Шәһәр читендә яшәгәнгә күрә, бу яллар миңа файдага гына. Хәтта якынча план да кордым әле. Шимбә-якшәмбе авылга кайтып килдек. Вакыт әниләр янында үтте. Дүшәмбе улым белән туйганчы йокладык. Аннары өйдә җыелган эшләрне эшләдем. Ирем фармацевтика заводында эшли,  анда эш процессы бер дә туктамый, шуңа бу яллар аңа кагылмый, ул эштә.  

Сишәмбе көнне  анда монда үсеп чыккан чия үсентеләрен күчереп утырттым.  Теплицада вак-төяк эшләрне төгәлләдем. Гаиләмне тәмлүшкәләр белән сыйларга җыенам, кичкә баллы торт пешерермен дип торам.

Чәршәмбе көнне улым белән урманга барырга иде. Рәхәтләнеп, яфраклар кыштырдатып атлап, саф һава сулап, урман тынлыгында кайчан йөргәнебез бар безнең? Бик сирәк бит... Аннары  чаган, каен яфраклары җыеп, көзге урманда фотосурәткә төшергә иде ният. Кайчакта бит көндәлек ыгы-зыгылы тормышта  шундый походларга аз гына вакыт җитми кала.

Җомга көнне ... ә җомга көнне күз күрер. Яллар озайлы булгач, план кору да читен. Иң мөһиме – исән-сау булыйк, шулай бит, дуслар? Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.  

Ә.Бикмурзина
Ә.Бикмурзина
Фото:Ә.Бикмурзина
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас