

Көз холкын күрсәтми булмас.
“Башгидрометүзәк” мәгълүматлары буенча, бүген көн дәвамындап аязаючан-болытлы, явым-төшемсез һава торышы күзәтелер.
Җил төньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр тизлектә исә. Һава температурасы көндез 0дән 5 градуска кадәр җылы.
Иртәгә шулай ук, явым-төшемсез. Төнлә һәм иртән юлларның аерым урыннарында бозлавык булыр. Җил көнчыгыштан, көньякка таба күчеп, талгын исәчәк.
Һава температурасы төнлә – 5... -10 градус, урыны белән -15 градуска кадәр суыта. Көндез +1... -4 градус булуы көтелә.
4 ноябрьдә көн аяз, явым-төшемсез булыр. Башкортстанның төньягында җепшек кар һәм яңгыр явуы ихтимал.
Төнлә һәм иртән юлларның аерым урыннарында бозлавык. Җил көнчыгыштан, көньякка таба күчә, талгын.
Һава температурасы төнлә, алдагы көннәрдәге кебек үк, 5... –10 градуска кадәр төшә, урыны белән -15 градуска кадәр җитәчәк. Көндез +1... - 4 градус чамасы булыр.
Фото:redakcia-oi.ru