Көнүзәк
1 ноябрь 2021, 10:35

Тагын 30 “НефАЗ” Уфа урамнарына чыкты

Башкалада заманча автобуслар арта.

О.ЯровиковО.Яровиков
Фото:О.Яровиков

“НефАЗ” маркалы зур класслы тагын 30 автобус бүген башкала маршрутларына чыкты. “Уфа-Арена” алдындагы мәйданда “Башавтотранс” транспорт предприятиеләре директорларына шәһәр ташулары өчен автобус ачкычларын республика хөкүмәте премьер-министры урынбасары  Рәиф Абдрахимов тапшырды.

Автобуслар пассажирларга электрон мәгълүмат җиткерү, ГЛОНАСС системасы, водитель эшен контрольдә тотар өчен тахограф белән җиһазландырылган. “НефАЗ”ларда пассажирлар өчен USB-розеткалар бар,  юлда мобиль телефоннарны зарядкага куеп алыр өчен. Тәүге тапкыр автобуслар салоны күзәтү  өчен 8 видеокамера белән җиһазландырылган.

Яңа “НефАЗ”лар  транспортны газ-мотор ягулыгына күчерү  проекты кысаларында алынган һәм  тулысынча “Доступная среда” программасына туры килә.  Машина инвалидлар кәнәфие өчен махсус урын белән җиһазландырылган.

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас