

Бүген, 1 ноябрьдә Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне уңаеннан Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Уңыш – 2021” конкурсы җиңүчеләренә 20 сертификат һәм Lada Niva автомобиле ачкычлары тапшырды.
–Бел корылык безнең авыл хуҗалыгына ару сукты. Әмма моңа карамастан, без авыл хуҗалыгы комплексына ярдәм итәбез һәм аны модернизацияләп торабыз. Соңгы елларда без аграр техниканы яңартуга зур игътибар бүләбез, ел саен 300шәр заманча тракторлар һәм комбайннар сатып алабыз. Былтыр рекордлы 10 миллиард сумга техника сатып алдык. Ә быел без 9 ай эчендә бу максатларга 8,5 миллиард сум бүлдек. Мондый масштабларны авылларның күптән күргәне юк, – диде Радий Хәбиров. – Бүген без иң яхшы комбайнерларга, механизаторларга шәхси автомобиль ачкычлары тапшырабыз. Бу кешеләр үз көчләре белән республикабыз байлыгын булдыралар.
Төбәк җитәкчесе авыл хуҗалыгы комплексына республика арытаба да ярдәм кулы сузуны дәвам итәчәк һәм авыл эшчәннәре дәүләт программалары буенча барлык тиешле субсидияләрне алачак, дип өстәде. Мәсәлән, декабрьдә 2020 ел бурычлары буенча исәп-хисап тотарга планлаштыралар.
2021 ел уңышын җыеп алуда республика конкурсында югары нәтиҗәләргә ирешкән иң яхшы 20 механизаторны – комбайнерлар, тракторчылар, йөк машиналары водительләрен билгеләделәр. Ел саен конкурсантлар саны арта. 2019 елда 420 кеше катнашса, 2020дә аларның саны 460ка җитте. Быел исә 490 механизатор җиңүче исеме өчен көрәште, алар арасында белем бирү учреждениеләре студентлары да бар.
Чыганак: glava.rb