

1976 елда СССР Югары Советы карары нигезендә “Автотранспорт хезмәткәрләре көне” булдырыла.1980 елда “Автомобилистлар көне”,
ә 1996 елда водительләр һәм юл хезмәткәрләре көне берләштерелеп, бу бәйрәм “Автотранспорт һәм юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне” дип йөртелә башлый. 2000 елда бәйрәмне тагын икегә бүләләр. Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне октябрь аеның өченче, ә автомобилистлар көне дүртенче якшәмбесендә бәйрәм ителә башлый. Быел бәйрәм 31 октябрьгә туры килә.
Бүгенге тормышны автомобильләрсез күз алдына китереп булмый. Машина йөртүне гомерлек һөнәре итеп сайлаганнар өчен ул, гомумән, яшәү рәвеше. Машина йөртү таныклыгын яңа алганнар өчен дә, гомерләрен машина йөртүгә багышлаганнар өчен дә бу – уртак бәйрәм дияргә була. Шуңа күрә барчагызга да хәвеф-хәтәрсез юллар, сәламәтлек теләп калабыз. Рульләр ышанычлы кулларда, ә юлларыгыз якты булсын.
Ә әлегә тәҗрибәсе зур булмаган автомобильчеләргә машинаны кышкылыкка әзерләү буенча берничә киңәш бирәбез.
Менә беренче салкыннар да башланды. Әлегә җиңелчә генә, көндез шактый җылыта, әмма автомобиль йөртүчеләргә машинаны кышкы салкыннарга ничек дөрес әзерләргә кирәклеге турында уйланырга вакыт.
Кышын автомобиль белән файдалану аның хуҗасыннан мәҗбүри әзерлек таләп итә. Бу кышкы вакытта узеллар һәм агрегатларның катлаулы шартларда эшләве белән бәйле. “Тимер ат” иң көтмәгән вакытта уңайсыз хәлгә куймасын өчен берничә мөһим эшне башкарырга кирәк.
Автомобильне кышка әзерләү буенча барлык эшләрне берничә этапка бүләргә кирәк. Бу җәйге шиннарны кышкыга алыштыру, аккумулятор батареясен тикшерү, мотор маен алыштыру, җылылык системасының ничек эшләвен карау, тормоз системасын тикшерү, мотор бүлеген җылыту, кузовны реагентлар йогынтысыннан саклау, ишек йозакларын туңмый торган сыекча белән эшкәртү яки майлау, ишекләрнең резина тыгызлагычларын парафин белән эшкәртү. Күп кенә автомобиль хуҗалары үз машинасының төзелешен белеп бетермиләр һәм аны кышка ничек дөрес әзерләргә икәнен белмиләр. Бу мәкаләдә без машинаны катлаулы кышкы шартларга әзерләү буенча иң яхшы тәкъдимнәрне һәм иминлек тәэмин итүгә юнәлтелгән киңәшләребезне җиткерәбез. Үзең белән кышкы юлга нәрсә алырга кирәк? Юлга чыгар алдыннан нәрсәләрне тикшерергә кирәк? Ягулык һәм май күләме кышын ни дәрәҗәдә булырга тиеш? Кышкы шиналарны ничек сайларга һәм аларның ныклыгын ничек сакларга? Бу сорауларга җавапны сез әлеге язмада таба аласыз.
Киңәшләр:
Элегрәк мотор маен 7-8 мең чакрым узган саен алмаштырырга кушалар иде. Хәзер мотор майларын югары сыфатлы эшли башладылар. Алар 12-15 мең чакрым узганчы үз сыйфатын югалтмый диярлек. Шулай да белгечләр кыш айларында – 10-12 мең чакрым узган саен мотор маен алмаштырырга киңәш итә.
Антифризның һәрвакыт тиешле күләмдә булуын күзәтеп торырга кирәк. Бу махсус сыекча машинаның двигателен салкын һава торышында туңудан, эсседә кызып китүдән, шулай ук коррозиядән саклый. Радиаторда су һәм антифриз күләме тигез булу мөһим, чөнки 50:50 нисбәте иң кулае санала. Хәер, әлеге әзер катнашманы без теләсә кайсы ягулык салу cтанцияләрендә сатып алалабыз.
Кышкы салкыннар җитү белән без машинада тагын бер проблема белән очрашабыз, ул да булса тәрәзә пыяласының парлануы. Яхшы эшләгән җылыткыч бу күренешне тиз арада хәл итәргә мөмкинлек бирә, җылы, коры һава пыяланы киптерә. Әгәр дә җылыткычыгыз яхшы эшләгән килеш тә пыялагыз парлана икән, димәк, ишек яки тәрәзә аша һава керә. Бу үз чиратында салонда дымлылыкны арттыра. Ишек һәм тәрәзләрнең резин тыгызлагычлары туза башласа да салонга суык һава керә һәм дымлылыкны арттыра. Ишек һәм тәрәзләрнең резин өлешләре суыкта ярылмасын, ябышып туңмасын һәм озак еллар хезмәт итсен өчен аларны парафин белән майлап торырга кирәк.
Төнлә юлга чыкканда туза башлаган щеткаларны алмаштырырга тырышыгыз. Резинкалары каткан яки өзелә башлаган щеткалар пыяланы чистарта алмый, киресенчә, пычракны сылап кына куя. Салкын һава торышында начар күрүчәнлек куркыныч нәтиҗәгә китерергә мөмкин. Бер эретеп бер туңдырган чорда пыяла юдыргыч сыекчаны багажникта да йөртергә кирәк. Туңдыра башланганда пычрак пыялаларга ныклап ябыша башлый һәм юдыргач сыеклык икеләтә күбрәк тотыныла. Автоэкспертлар водитель ягындагы щетканы да запас йөртергә киңәш итә.
Кайбер водительләр иртәнге суыкта унар минут машина җылытып утыра. Бу двигательдә һәм тапшырулар тартмасында май бераз җылынсын өчен эшләнә. Әмма белгечләр двигательне 2 минут эшләтсәң дә җитә, салмак кына кузгалып хәрәкәт итә башласаң, май да, машина салоны да тизрәк җылына, диләр. каты суыкларда автомобиль яхшы кабынсын өчен хәзердән үк аккумулятор батареясы торышын – электролит дәрәҗәсен һәм электролитның тыгызлыгын тикшерергә кирәк. тагын бер киңәш, югары көчәнеш чыбыгы сатып алыгыз. Халыкта аны “прикуриватель” дип атыйлар. Ул булганда, аккумуляторыгыз утыра калса, битараф булмаган йөртүчеләр ярдәменнән файдаланып, машинагызны кабыза алачаксыз.
Суыклар башлану белән машина хуҗалары автомобиль двигателе бик тиз һәм артык суынып өлгермәсен өчен гади одеал яки киез тукымалар белән җылытырга ашыга. Әмма янгын хәвефсезлеге кагыйдәләре буенча мондый ысулны кулланырга һич ярамый! Двигательне җылытырга дип ябылган тукымалар кызарга мөмкин һәм япмаларга ут кабу ихтималы зур. Тагын да куркынычрагы – тукымага яки киезгә бензин парлары сеңү сәбәпле шартлау булырга да мөмкин. Иң дөресе – кибеттән сертификат үткән автоодеяллар сатып алу.
Багажникта запас тәгәрмәч һәм аны алмаш-тырыр өчен домкрат һәм ачкыч ятуны гадәткә алыгыз. Аптечка яныгызда булсын. Кышын ерак юлга чыкканда кечкенә генә булса да көрәк, фонарь, алмаш бияләй, пыяланы боздан чистарткыч, җылы куртка яки одеал алу да артык булмас. Кәрәзле телефоныгызда акча һәм заряд-касы булсын.
Соңгы көннәрдә һава шартлары үзгәрү сәбәпле, республиканың юл хәрәкәте хәвеф-сезлеге дәүләт инспекциясе идарәсе транспорт белән идарә итүчеләргә мөрәҗәгать итеп, хәрәкәт тизлеген юлларда иминлек сакларлык итеп сайларга, аеруча игътибарлы булырга, шиналарны кышкыга алмаштырырга чакыра. Сезнең һәм якыннарыгызның иминлеге беренче чиратта үзегездән тора. Барыбызга да исән-имин йөрергә язсын. Хәерле юллар!
Фото: pronedra.ru