

15 ноябрьгә кадәр башкаланың Киров районында “Көньяк” паркын сафка кертергә җыеналар.
Аны төзү 2019 елда, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров тәкъдиме белән, ташландык бакчалар һәм бушлык булган урында башланган иде. Бүген биредәге урынны танырлык түгел: агачлар утыртылган, суүткәргеч һәм канализация челтәрләре үткәрелгән, яктырту, видеокүзәтү һ.б. системалар эшли. Тротуар плиткалары түшәлгән һәм сәхнә ясалган, кече архитектура формалары урнаштырылган. Биредә шулай ук спорт һәм балалар өчен уен мәйданнары урнаштырылган, җәяүлеләр һәм йөгерүчеләр өчен сукмаклар булдырылган.
Радий Хәбиров паркны караганнан соң аның кышкы чорда ничек хезмәтләндереләчәге белән кызыксынды һәм шул тирәдәге мәйданнарны үстерү перспективалары турында фикер алышты.
Фото: Башинформ.