

Властьлар ярлы гаиләләргә торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре өчен түләүгә субсидияләр күләмен арттырырмы?
Дәүләт Думасының профиль комитетында гаилә керемендәге ТКХ хезмәтенә чыгымнар өлешен этаплап киметү турында закон проектын кертергә планлаштыралар. Бүген ул 22 процент тәшкил итә. Проект буенча 2023 елга бу бусага – 18, ә 2025 елга 15 процентка кадәр төшәргә тиеш.
Шул вакыттан соң кайсыбер гаиләләр өчен субсидияләр күләме үсәчәк, ә 1 миллионнан артыгы беренче тапкыр ТКХ хезмәтләре өчен түләүгә дәүләт ярдәме алачак.
Бүген илдә хәерчелек дәрәҗәсе 13 процент тәшкил итә, ә субсидия алучы гаиләләр нибары 5 процент кына. Димәк, күпчелек хәерчелектә яшәүчеләр ярдәм ала алмый. Киләчәктә субсидия алучылар саны сизелерлек артыр дип ышанасы килә.
Фото: vkpress.ru