

(Оныгыма җавап)
Рәсимә ИЛЬЯСОВА
– Нәнәй, нәрсә ул комсомол?
Комсомол – гел алга ашкыну,
Комсомол – ул хисләр ташкыны.
Комсомол – ялкынлы йөрәкләр,
Комсомол – ул талмас беләкләр.
Комсомол – илеңне ярату,
Илем, дип, җирем, дип, җан ату,
Комсомол – көрәштә батырлык,
Бердәмлек, чын дуслык, татулык.
Комсомол чирәмнәр күтәрде,
Тайгада тимер юл үткәрде,
Яшәртте, киптереп, сазлыкны,
Яулады мәңгелек бозлыкны.
Комсомол – ярышта җиңүче,
Ул булды һәр җирдә беренче.
Комсомол – хуҗасы җиренең,
Ышаныч, терәге илемнең.
Комсомол нәрсә ул?
Белдеңме, оныгым, нилеген?
ЯРСУЛЫ ЯШЬЛЕГЕМ УЛ МИНЕМ!
Чакмагыш районының Рапат авылында гомер итүче хаклы ялдагы укытучы Рәсимә Гыймран кызы Ильясова өчен дә Комсомол көне мәгънәле бәйрәм. Фидакарь җанлы ханым студент елларында группа комсоргы булган. Мөгаллимә булып эшләгәндә дә ул алдынгы карашлы, тынгысыз актив эшчәнлек алып бара.
Рәсимә Гыймран кызы Башкортстанның халык, РСФСРның атказанган артисты, авылдашы, җырчы Илфак Смаковның музеен булдырды.
Рәсимә Ильясова – шагыйрә, берничә китап авторы. Ул бүген дә илһамланып шигырьләр иҗат итә, замандашларына да, яшьләргә дә әйтер фәһемле сүзе бар.
Хөрмәтле нәнәй Рәсимә Гыймран кызы заманга лаек оныклар тәрбияләшә.