

Соңгы елларда коммуналь хезмәтләргә тарифларның даими артып торуы, гади халыкның утка, суга, газка һәм башка хезмәтләргә күбрәк түләргә мәҗбүр булуы кискен проблемаларның берсенә әверелде. Халыкның бу җәһәттән борчылуы сизелеп тора. Ләкин тарифлар үсүдән туктамый. Менә тагын экспертлар чаң кага: русиялеләрне янә тарифларның кискен үсүенә әзерлиләр.
Быел да торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү 3%ка артты, диелә Росстатның соңгы сводкасында. Әмма чынбарлык шундый – реаль түләүләр статистикасы бәяләрнең тагын да югарырак булуын күрсәтә.
Җылыту сезоны башланды гына, ә халыкта сораулар артканнан-арта. Башкортстанда яшәүчеләр яңа җылыту сезонында җылылык өчен ничек түләячәк? Халыкны нинди сораулар борчый? Тарифларны йөгәндә тотарлармы? БР Дәүләт Җыелышында шушы көннәрдә югарыда атап үтелгән сорауларны үз эченә алган брифинг үтте.
Башкортстанда җылыту өчен түләү схемасы үзгәрде — хәзер халык җылыту сезоны өчен генә түли, кагыйдә буларак, май уртасыннан сентябрь уртасына кадәр җылылык өчен түләү хисапланмый. Үзгәрешләр 2019 елдан бирле гамәлдә, әмма халыкта барыбер сораулар туа.
Брифинг барышында БР Дәүләт Җыелышы депутаты Николай Хорошилов БР Дәүләт Җыелышы рәисе Константин Толкачев инициативасы буенча үткән елда торак-коммуналь өлкәсендәге хәлне өйрәнү буенча эшче төркем оештырылуын хәтергә төшерде.
Хәтерегездәдер, сентябрь аенда Уфада БР Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча җылыту мәсьәләләре буенча оператив штабның колл-үзәге эшли башлады. Беренче ике атна эчендә генә 11,5 меңнән артык мөрәҗәгать кергән. Шалтыратулар - көн саен. Мәсәлән, 25 октябрьдә генә 60ка якын мөрәҗәгать теркәлгән....
Моңа кадәр дә Уфада республикада җылыту проблемаларына багышланган берничә чара үткән иде. Хакимиятләргә иң еш бирелгән сораулар - фатирларны кирәгеннән артык җылытулар, җылылык челтәрләрен ремонтлауга финанслау булмау һәм республикада яшәүче гражданнарның җылылык буенча җыелган зур бурычлары.
Сәбәпләрен аңлаттылар
Илнең зур шәһәрләре арасында Уфада да җылытуга тарифларның югары булуын беләбез. Ни өчен? Башкортстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты бу хәлнең төп төп сәбәпләрен атады.
Башкалада халыкка 7 оешма җылылык бирә, аларның тарифлары 2021 елның 1 июленнән гигакалориясенә 1211 сумнан 2 994 сумга кадәр үзгәреп тора. Шул ук вакытта “БашРТС” һәм “УИС” предприятиеләренең тарифы 1 Гкал өчен 2 265 сум тәшкил итә.
Ут күршеләрдә хәлләр ничек? Саннарга күз салыйк. Казанда җылылык гигакалориясенең бәясе 1445 сумнан 1967 сумга кадәр, Оренбургта – 1577- 1768 сум, Чиләбедә – 1821- 2025 сумга кадәр. Пермь һәм Екатеринбургта бердәм тариф билгеләнгән - 2025 һәм 1769 сум.
БР тарифлар буенча дәүләт комитеты мәгълүматлары буенча, коммуналь ресурслар бәясен чагыштырганда аерманың берничә факторга бәйле булуын истә тотарга кирәк: болар - челтәрләрнең озынлыгы һәм генерация объектларының таралуы, җиһазларның искерүе, эксплуатация чыгымнары, шулай ук төбәктәге климат шартлары, җирлекнең характеры. Ресурс белән тәэмин итүче һәр конкрет оешманың техник эш үзенчәлекләре дә мөһим роль уйный.
Өлешләп түләргә кушалар
Башкортстанда тарифлар белән хәлне берничек тә тотрыклы дип булмый. Хаклар арткан саен борчылулар да, шикаятьләр дә, аһ-зарлар да арта. Соңгы борчулы сигналларның күбесе җылылык белән бәйле. Фатирларга җылыны сентябрь азагында гына бирсәләр дә, гражданнар квитанцияләрдәге суммаларны күреп, аптырашта калды. Ә «Теплосбыт» директоры Ирина Попова ул суммаларны... өлешләп түләргә тәкъдим итте.
Ирина Попованың БСТ телеканалында туры эфирда ясаган тәкъдиме республика җәмәгатьчелегендә канәгатьсезлек тудырды.
“Коммуналь хезмәтләр өчен түләү югары булса, пенсионерлар зур мәйданлы фатирларын кечерәк фатирларга алыштыра ала, - диде Ирина ханым. - 75 квадрат метр мәйданлы өч бүлмәле фатирларда яшәүчеләр шалтыраталар, зарланалар. Яшәү урынын һәркем үзе сайлый ала...”
Ресурслар белән тәэмин итүчеләргә җәза бирелерме?
Башкортстан депутатлары да җылылык өчен түләүләрнең югары булуына борчыла. Гражданнарны яклау максатыннан алар Дәүләт Думасына җылылык белән тәэмин итүчеләрне нигезләнмәгән югары бәяләр өчен җәзага тарттырырга тәкъдим итте – Дәүләт Думасына ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар өчен штрафлар кертергә тәкъдим итүче закон проектын юнәлттеләр.
Шулай итеп, депутатлар “Русия Федерациясенең административ хокук бозулар турындагы Кодексы”на үзгәрешләр кертергә телиләр.
- Закон проекты тарафыннан ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларны һәм каты көнкүреш калдыклары белән эшләүче операторларны коммуналь хезмәтләргә түләүне дөрес исәпләмәгән өчен административ җаваплылыкка тарттырырга тәкъдим ителә. Әгәр безне хупласалар, Дәүләт торак күзәтчелегенең тәртип урнаштыру өчен вәкаләтләре барлыкка киләчәк. Тикшерү нәтиҗәләре буенча алар административ хокук бозулар турында протоколлар төзи ала. Әлегә аларның вәкаләтләре юк, - дип сөйләде Дәүләт Җыелышы рәисе Константин Толкачев.
Ул кешеләрнең коммуналь хезмәтләр өчен квитанцияләрне җентекләп өйрәнмәвен әйтте. Шул ук вакытта квитанцияләрдәге арттырып язылган һәм яңадан исәп-хисап ясаганнан соң күрсәтелгән суммалар елына дистәләгән миллион сум белән исәпләнә.
******
... Менә шулай, фатирларга җылы килүгә санаулы көннәр генә, ә халык хәзердән үк зарланырга мәҗбүр. Күп кенә төбәкләрдә гражданнар зур суммалар түләүне таләп иткән квитанцияләр ала. Былтыр да шундый хәл булды, тикшерә башлагач, шикаятьләрнең яртысыннан күбрәге тулысынча нигезле булып чыккан. Ә бит күпме кеше инстанцияләргә һәм судларга йөрисе урынга: “ЖЭУ белән бәйләнмим инде, түлим дә куям” дип уйлый һәм күзен йомып квитанциядә күрсәтелгән сумманы түләп кайта. Ә идарә итүче компанияләргә шул гына кирәк тә.
“Түләргә ашыкмаска иде...”
Бу урында үз башымнан кичкән хәл турында да телгә алмый булдыра алмыйм. Август аенда газ өчен түләү квитанциясендә 4 мең сумнан артыграк бурыч барлыгы ачыкланды. Бәлки, моңа кадәр ялгыш түләгәнбездер, бәлки, газ счетчигыбыз дөрес күрсәтмидер, дип берникадәр уйланып торганнан соң, теге сумманы түләп кайттым. Һәм, бер атна вакыт үткәннән соң, кем әйтмешли, “сверка”га киттем. Түләү квитанцияләрен тотып баргач, шундагы хезмәткәр аларны карап чыкты, үзләрендәге мәгълүматлар белән чагыштырды һәм бик сәер генә миңа текәлде... Аннары: “Апа, түләргә ашыкмаска иде”, - диде. “Ник?” – мин әйтәм. “Сез 3800 сум артыгын түләгәнсез”, – ди бу.
Баксаң, безгә газ өчен түләүне “просто так” арттырып язганнар булып чыкты. “Ни өчен алай язганнар соң?” дип соравыма хезмәткәр кыз “була торган хәл” дигән кебегрәк аңлаешсыз мөгрәү белән җавап бирде. Бу “сверка”ның азагы шуның белән тәмамланды: артык түләнгән акчаны кире кайтарып бирмәделәр, әмма шушы сумма капланып беткәнче газ өчен түләмибез булып чыкты. Шуны да әйтергә телим – ярый ла мин квитанциямне тикшертергә барганмын. Ә бармаган булсам? Бармасам, артык түләгән сумма газ белән тәэмин итүче компаниягә калыр иде. Ә бит күпләр, бигрәк тә өлкән кешеләр, әби-бабайлар тикшертүләргә йөри алмыйлар, нинди сумма күрсәтелгән, шуны түлиләр дә кайталар.
Әгәр фаразлар чынга аша калса, безне тагын да артулар көтә. “Икътисади нигезләнгән дәрәҗәгә җиткергәндә барлык коммуналь хезмәтләргә тарифлар 20%ка артырга мөмкин”, - диелә “Шәһәр икътисады институты” фонды тикшерүендә. ТКҖ өчен бәяләр аена бер кешегә уртача 213 сумга артачак, дип фараз итәләр экспертлар.
Руфина Таҗиева