Барлык яңалыклар
Көнүзәк
27 октябрь 2021, 20:29

Читтән торып эшләү мөмкинчелеге тудырырга кирәк

Башкортстан Профсоюзлары федерациясе 60 яшьтән өлкәнрәк хезмәткәрләр өчен 1 ай читтән торып эшләүне кертергә тәкъдим итте.

Читтән торып эшләү мөмкинчелеге тудырырга кирәк
Читтән торып эшләү мөмкинчелеге тудырырга кирәк

Русия Президенты Владимир Путин төбәк җитәкчеләренә 60 яшьтән өлкәнрәк хезмәткәрләрне дистанцион режимга дүрт атнага күчерү буенча күрсәтмә бирде. Ул моны, прививка ясату өчен медицина күрсәтмәләре булмаган очракта, вакциналау һәм иммунитетны формалаштыру өчен кирәк дип аңлатты.
Башкортстан Профсоюзлары федерациясе рәисе Гүзәл Мирошниченко фикеренчә, бу тәкъдим  гражданнарның сәламәтлеген саклауга юнәлтелгән.
«Читтән торып эшләүгә күчерү гражданнарыбызның хезмәт хокукларын бозмый, чөнки дистанцион эш режимы Русия Хезмәт кодексында беркетелгән, Кодекс нигезендә читтән торып эшләүгә күчерелгән хезмәткәрләргә барлык хокуклар һәм гарантияләр тулы күләмдә саклана. Хезмәткәрләрне прививка ясатуга өндәү һәм COVID-19 авыруы белән бәйле хәлне тотрыкландыру максатыннан без “Коллектив эш килешүләре” нә арттырылган яисә өстәмә гарантияләр һәм компенсацияләр турында положение кертү, шул исәптән өстәмә түләүле ял көннәре, хезмәт хакын саклап калып, аларны чираттагы ялга өстәү мөмкинлеге булдыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать итәбез», - диелә мөрәҗәгатьтә.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк Башкортстан Профсоюзлар федерациясе эш бирүчеләргә COVID-19 каршы вакцинацияләү мөһимлеге турында мөрәҗәгать иткән иде инде.

Чыганак: Башинформ

Фото: Башинформ

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас: