

Адыгеядә 1 ноябрьдән никахлашучы парлар һәм аларның кунаклары өчен QR-кодлар кертәләр. Бу хакта “КП-Краснодар” хәбәр итә.
Төбәк җитәкчесе Мурат Кумпилов кул куйган указга ярашлы, яңа өйләнешүчеләр һәм тантанага килгән кунакларның республика ЗАГС учреждениеләренә килгәндә вакцина ясату турында документлар яисә күптән түгел генә коронавирус кичергәнне раслаучы белешмә, я булмаса 72 сәгать элек ясаткан ПЦР-тест күрсәтергә бурычлы.
25 октябрьдән Адыгеядә китапханәләр, театрлар, концерт заллары, күргәзмәләр, матурлык салоннары, фитнес-үзәкләр, шулай ук сәүдә үзәкләрендәге балалар уен мәйданчыкларына барганда QR-кодлар таләп ителә.
Кичә, 26 октябрьдә, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Михаил Мурашко вакцинациянең түбән темплары булган Русия төбәкләрен санап үтте. Бу хакта ул Русия хөкүмәте карамагындагы Коронавирус инфекциясе белән көрәш буенча координацион совет утырышында хәбәр итте. Министр әйтүенчә, иң начар күрсәткечләр Төньяк Кавказ федераль округында: Кабарды-Балкар, Ингушетия һәм Дагыстанда күзәтелә. Шулай бу исемлектә ул Коми Республикасын, Хабаровск краен һәм Кемерово өлкәсен дә әйтеп үтте.
Чыганак: lenta.ru