Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 октябрь 2021, 20:14

Зюганов: Путин пенсия реформасын юкка чыгару турында уйлана

"Президент белән бер сәгать әңгәмәләшеп утырган вакытта мин аның бу проблема борчуын күрдем", - дигән ул.

amic.ru Зюганов: Путин пенсия реформасын юкка чыгару турында уйлана
Зюганов: Путин пенсия реформасын юкка чыгару турында уйлана Фото:amic.ru

Русия Президенты Владимир Путин пенсия реформасын гамәлдән чыгару турында уйлана, дигән пленумда чыгыш ясаганда КПРФ лидеры Геннадий Зюганов. «Пенсия реформасын гамәлдән чыгару турында закон кертелде. Мин бу юлы кабул итәрләр дип ышанам. Һәрхәлдә, Президент белән бер сәгать әңгәмәләшеп утырган вакытта мин аның бу проблема борчуын күрдем. Чөнки безнең ил – зур илләр арасында зур-зур адымнар белән кешеләрен югалтучы бердәнбер ил.  Соңгы ике елда без миллион кешене югалттык. Быел тагын 900 меңне югалтачакбыз", - дип  бәян иткән Зюганов.

Чыганак: www.tatpressa.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: