Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 октябрь 2021, 19:52

Наталья Орейро һәм аның улы Русия гражданлыгын алган

Алар Русиядә яшәрме?

polit.info Наталья Орейро һәм аның улы Русия гражданлыгын алганнар
Наталья Орейро һәм аның улы Русия гражданлыгын алганнарФото: polit.info

 “Дикий ангел”, “Богатые и знаменитые” сериалларында уйнаган Уругвай актрисасы һәм җырчы Наталия Орейро РФ гражданлыгын алган. Актриса элек-электән Русиягә карата сөюен исбатлар өчен гражданлык алырга хыяллануы турында әйткәне булган. «1977 елның 19 маенда Уругвайда туган Орейро Иглесиас Наталия Мариса белән 2012 елның 26 гыйнварында Аргентинада туган улы Мольо Орейро Мерлин Атауальпаны Русия гражданнары итеп алырга", - диеп язылган Русия Президенты Владимир Путин имзалаган Указда. Документта Русия гражданлыгын алган 30 кешедән торган исемлек тәкъдим ителгән.

Җырчы Аргентинадан Русиягә күчәргә җыенмый, ди, әмма ешрак килеп йөрергә вәгъдә иткән.

Наталия Орейро Русияне үзенең икенче Ватаны дип тә атаганы булды һәм бөтен русиялене яратам дип язды.

Чыганак: www.tatpressa.ru

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: