Көнүзәк
25 октябрь 2021, 11:37

Күпме кеше сәламәт калыр иде

Нәтиҗәсе булырмы?

Күпме кеше сәламәт калыр идеКүпме кеше сәламәт калыр иде
Күпме кеше сәламәт калыр иде

Нәтиҗәсе булырмы?

 

Тыелган урыннарда тәмәке тартучы кешеләрне ачыклау һәм теркәү системасын эшләргә җыеналар. Әйе, бездә ул!

Программа реаль вакыт режимында камералардан видеоны анализлый торган видеокүзәтү системасының бер өлеше булачак.

"Илкүләм технологик башлангыч" оешмасы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, система тыелган территорияләрдә тәмәке тарту фактын ачыклаячак һәм хәвефсезлек өчен җаваплы кешеләргә мәгълүмат тапшырыр дип көтелә. Ул хокук бозуларны вакытында ачыклау, аерым алганда, янгын һәм шартлау куркынычын булдырмау мөмкинлеге бирәчәк.

«Тәмәке тартучыларны ачыклау өчен модульле системаны сәнәгать иминлеген контрольдә тоту предприятиеләрендә, паркларда, вокзалларда һәм башка нокталарда “Акыллы шәһәр” системасы чикләрендә кулланырга мөмкин булачак», — ди системаны эшләүчеләр.

Әкият тыңлаган кебек булып киттем. Бик кирәк эш, югыйсә. Ә сез ничек кабул иттегез бу яңалыкны?

Фото:istochnik35.ru

Күпме кеше сәламәт калыр иде
Күпме кеше сәламәт калыр иде
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас