Көнүзәк
25 октябрь 2021, 07:40

“Игътибар – балалар!”

Юлларда сак булыгыз! Балаларны саклагыз!

“Игътибар –  балалар!”“Игътибар –  балалар!”
“Игътибар – балалар!”

Юлларда сак булыгыз! Балаларны саклагыз!

 

Башкортстанда ЮХХДИ һәм мәгариф органнары  бүгеннән, ягъни 25 октябрьдән башлап, шул исемдәге профилактика чаралары уздыра.

Балаларның транспорт- юл йөрү кагыйдәләрен үтәп, иминлеккә ирешү өчен оештырылган бу чаралар  тоташ бер комплексны тәшкил итә.
Агымдагы елның тугыз аенда республика юлларында балалар катнашлыгында 377 юл һәлакәте булган. Анда 16 (!) баланың гомере өзелгән, 420 бала төрле җәрәхәтләр алган.

Шул аварияләрнең 163-е пассажир балалар катнашлыгында булган. Аларда 14 бала үлгән, 198 бала җәрәхәтләнгән.  Иминлек каешы яки балалар өчен махсус  җайланмалар кулланмау сәбәпле, 8 һәлакәт булган, анда 2 бала һәлак булган.

Укучылар тарафыннан мондый хәлләр булмасын өчен, ЮХХДИ хезмәткәрләре  балигъ булмаганнар инспекциясе инспекторлары белән рейдлар уздыра. Ә укытучылар тагын бер тапкыр юл хәрәкәте кагыйдәләре, аларны үтәү мөһимлеге турында балаларның  исләренә төшерер.

Бу арада балаларны транспортта йөртү шартларына тагын да җентеклерәк игътибар итәчәкләр.

Килеп туган эпидемиологик шартларда тематик конкурслар һәм акцияләр онлайн-режимда уза. Чаралар ноябрьдә бетә.

“Игътибар –  балалар!”
“Игътибар – балалар!”
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас