

Бу җинаять өчен 10 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган...
Русиялеләр метанол белән агуланып җан тәслим кыла. Бүгенге көнгә илле кеше якты дөнья белән хушлашты. Агуланучыларның калганнары ни хәлдә? Корбаннар моның белән туктармы?
Октябрь ае коронавирустан үлүчеләрдән кала, метанол эчеп үлүчеләрнең рекордлы саннары белән тетрәндерде. Ырынбурда 67 кеше (бер бәләкәй авыл халкы саны) метанол белән агуланды. Бүгенге көнгә аларның 34е җан тәслим кылган. Беренче корбаннар турында 7 октябрьдә билгеле булса, алдагы көннәрдә кешеләр дистәләп үлә башлады. Бер гаиләдә биш бала күз ачып йомганчы тома ятим калды дип хәбәр иттеләр. Тагын өч дистәдән артык кешенең гомере табиблар кулында. Хәтта ки, 7(!) яшьлек кыз бала да метанол белән агуланган. Фальсификатны бу бала 17(!) яшьлек ахирәте белән эчкән. Агулы сыекчаны 15 яшьлек үсмер шул ук 7 яшьлек кызның нәнәсеннән алып килгән, димәк, нәнәй кеше үз оныгына агу әзерләгән! Менә шундый хәлләр!
Ырынбур вакыйгалары тынып өлгермәде, Свердловский өлкәсендә шул ук хәл калкып чыкты! Өлкә буенча Тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Александр Шульга сүзләренә караганда, 7 октябрьдән 14 октябрьгә кадәр өлкәнең Чкалов районында кемнәрдер сатып алучыларга гомер өчен куркыныч тудыручы метил спиртын саткан. Метанол белән агуланып үлүчеләр саны 18гә җитте. Алар – 25-78 яшьләрдәге 12 ир-ат һәм алты хатын. Берничә бала менә тагын шул сәбәпле ятим калды. Ә 7 яшьлек кыз аруланып, дәваханәдән чыккан. Нәнәсе административ җаваплылыкка тарттырылган, яшь хәмер сөючеләрнең әти-әниләренә карата да тиешле маддә буенча эш ачылган.
Свердловский вакыйгасы игътибар үзәгендә. Соңгы мәгълүматлар буенча, бу кара эшләр буенча 15 җинаять эше ачылган, 8 кеше кулга алынган. Метил спирты белән агулану факты буенча РФ Җинаять кодексының 238 маддәсенең 3нче өлеше буенча җинаять эше кузгатылган. Бу җинаять өчен 10 (!) елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган - ничә кеше гомере өзелсә дә! Гадел җәзамы бу?
Четерекле хәлне ачыклауда Ырынбурдагы шундый ук эш буенча эшләгән тикшерүчеләр ярдәм итә. Алар һәлакәт урынын карап чыккан һәм тентүләр үткәргән, хәзер шаһитлардан сорашалар, экспертизалар билгеләнгән. Агулы эчемлек сатучыларның шәхесе ачыкланган. ИА REGNUM чыганагы хәбәрчесе Александр Комаров белдерүенчә, метил спиртын Башкортстаннан, Уфадан китергәннәр. Кемнәр ул? Анысы да ачыкланыр...
Тикшерү эшләре кызган мәлдә дә легаль булмаган аракы сатучылар һичбер курку, шиксез кәсеп итүдә. Властьләр халыкны андый сәүдәгәрләрдән аракы алып эчмәскә, сату нокталары турында хәбәр итәргә өнди. Бу хакта хокук саклау органнарына яки 112 номерына шалтыратып хәбәр итәргә кирәк. Иң мөһиме, чара күрергә тиешле кешеләр бу кара эштә үзләре буталмаган булсын да, тиз үк чара күрсеннәр...
Кешеләрнең күпләп агулануы сәбәпле, Свердловский өлкәсендә “Верный” сәүдә челтәренә караган 150 кибеттә хәмер сату ике атнага тыелган. Моңарчы”Пятерочка” кибетләре тикшерелгән. Бу – сәүдә нокталарында кулланучыларга сыйфаты шикле спиртлы эчемлекләр сатуга бәйле гамәл.
Әйе, ялган аракы белән агуланып үлү очраклары безнең илдә беренчегә түгел инде... 90нчы елларда авылларга машина белән килеп, шикле сыекчаны ачыктан-ачык сатып йөрделәр. Аны эчкән кешеләр тоташ кырылды... Ул вакытта тикшерү эшләре дә алып барылмады.
2016 елның декабрендә Иркутский шәһәре дә шундый ук куркыныч вакыйгалар үзәге булды. Анда метанол белән 123 кеше агуланган иде. Аларның 76сы җан тәслим кылды. 20 декабрьне Иркутскийда Матәм көне итеп игълан иттеләр... Соңыннан да үлүчеләр булган. Чөнки метанол белән агуланган кешеләргә табиб ярдәм иткәндә көне, сәгате белән үлми, исән калган очраклар да була. Әмма агу аларны “ашый” тора, күп тә үтми, беркөнне ул кешенең күзе мәңгелеккә йомыла.
Тик менә бәла – әллә нинди агулы сыекча эчеп агуланып, табиблар ярдәмендә генә исән калган очракта да, эчкечеләр моннан сабак алмый – аларның 70 проценты шул кабәхәтне эчүен дәвам итә... Ахырда алар сукырая, сакбайлана, йөри алмас хәлгә килә, кул-аяклары калтырый башлый. Әмма барыбер эчәләр!
Метанол кеше белән хайван арасындагы аерма күрсәткече дә булып чыкты. Ул кеше организмына эләккәч, 12-24 сәгатьтән үзен сиздерә башлый. Хайваннар организмындагы фолий кислотасы метанолны зарарсызландыра. Ә кешедә ул кислота бик аз микъдарда – ярдәм итми! Метанол белән аракыны кушып эчүчеләрдә агулану тагын да соңрак, спирт организмнан чыкканда гына беленә. Кеше үзенең агулануын 10–12 сәгатьтән соң гына, агу организмны тарката башлагач кына аңлый. Әмма үзен-үзе коткара алмый инде! Үзаллы дәвалану чаралары юк! Агуланган очракта ашыгыч рәвештә табиб чакыртырга кирәк. Агуны басу ниятендә аракы эчәргә ярамый. Чөнки ул очракта кеше йоклап китә, ә уянганда инде сукырайган яки ярдәм итәргә бик соң була, гомумән, уяна алса...
Мондый агулы сыекчаны гадәттә фәкыйрьләр, бер дә айнымаган эчкечеләр эчә, диләр. Ни өчен? Хакы очсызракмы? Алай дисәң, бу ике очракта нормаль дөнья көтеп, гомер итүче кешеләр дә зыян күргән бит?..
Әлбәттә, аның хакына кызыгалар. Икенчедән, эчүче инде сыналган, аны даими тәэмин итүчедән ала. Кичә исән калгач, бүген дә шикләнми бара ул аңа. Өченче сәбәп, кибеттә хәмер яки бөтенләй юк, яки билгеле вакытка кадәр генә сатыла. Ә эчкән кешегә хәмер табу, кызганычка каршы, кичектерелми, көттерми торган мәсьәләгә әверелә. Нәтиҗәдә, шул сыйфатсыз, агулы сыекчаны сорап, сатып алып эчүчеләр булганда, аны тәкъдим итүчеләр дә булачак. Беренчеләре булганда, икенчеләре, кеше гомерләре хакына кәсеп итүчеләр, бетмәячәк. Әмма җавап тотар көн бар, бер килеп җитә ул!
Әйе, эчкечелекнең чиге юк. Ялган аракы сатучылар зур шәһәрләрдә дә, кечкенә авылларда да шул рәвешле кәсеп итә. Андыйлар өчен Алла да, мулла да юк. Соңгы көнне Ходай каршында җавап тоту турында уйламыйлардыр, ахры. Оятсыз рәвештә, кешеләр гомерен куркыныч астына куеп, сыйфатсыз, агулы эчемлекләр белән сату итәләр. Хәмер сөременнән айный алмаган берәү, тамак яллык ялланган хезмәтче кебек, шул сасы сыекча хакына теге хуҗаның бөтен дөньясын көтә, пычрагын тазарта, суына кадәр ташый. Ә җинаять юлына басып, агулы сыекча сатучылар нишли? Кемдер шул акчага киртә-кура юнәтә, баласына ипотека, кредит түләшә, йорт салыша, ә кемдер аны тәмәкегә, чүпкә туздыра. Аларны берничек тә тыя алмаган авылдашы исерек ире яки хатыны, исерек баласы белән иза чигә, көн яктысын күрми кайгыра. Чөнки эчкечеләрне кем тәэмин итеп торуын белсәләр дә, участковыйга, авыл хакимияте җитәкчесенә дә әйтеп торсалар да, кулыннан тотмагач – җәза юк. Тоткан очракта да, аларга карата законнар гуманлы, шул ук агулы сыекчаны сатып, штрафны ике көндә каплаталар. Чөнки бездә хәмерне су урынына эчүчеләр, ни кызганыч, ансыз бер көн дә тора алмаучылар бар...
Эшсез халык хәмергә акча каян таба соң? Пенсионер әти-әнисен талап эчә, үз пенсиясен тиененә кадәр эчеп бетерә, бурычка алып эчә, инде дә булмаса, ашыгыч рәвештә акча бирүче “бай” нокталар бар. Аракы белән аңы томаланган эчкече аның нинди процент белән бирелүен күрми дә, аңламый да, белергә дә теләми. Шундыйларның берсе күптән түгел эчеп, җан тәслим кылган. Үзе үлгәч, 3 балалы хатынына 150 000 сумлык бурыч “мирас”ы ачыкланган... Бу эчкечене дә, кемлеген күрә торып, бурычка бирүчеләрне дә тыярлык, туктатырлык законнар юк бездә! Шул шартларда бала хокуклары ничек яклансын инде? Эчкече белән яшәгән кешенең язмышы бөтенләй беркемне дә борчымый, аны беркем дә якламый. Ут күршесе эчкечегә койма ярыгыннан шешә суза... Гомерлек бәла булган эчкечелек сазы айный алмаган бәндәне генә түгел, тоташ гаиләләрне бәхетсезлеккә, кайгыга батыра. Шул сәбәпле чыккан җинаятьләр саны чиксез күп. Ә юлдан язган, хәмерне юлдаш иткән бәндәне иманга китерү мөмкин түгел, диярлек.
Бәлки бу хәлләрдән соң илдә нидер үзгәрер? Әйткәндәй, эчкән килеш руль артына утырган машина йөртүчеләр аерым куркыныч категория булуын истән чыгармыйк. РФ Хөкүмәте Вице-премьеры Марат Хөснуллин Эчке Эшләр, Сәламәтлек саклау һәм Юстиция министрлыкларына 1 ноябрьгә исерек водительләргә кагылышлы җинаять җаваплылыгы кертү буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты.
РФ Эчке эшләр министрлыгы Росгвардия, Ростехнадзор, МЧС һәм кече суднолар Дәүләт инспекциясе, Росавиация белән берлектә, исерек водительгә машина йөртүне генә түгел, каргизәр, махсус техника, су транспорты, хәтта самолетлар һәм поездлар белән идарә итүне тыю чараларын күрергә тиеш, дип яза "Коммерсантъ". Коралга ия булу хокукы, йөртү, саклауга да тыюлар кертү планлаштырыла.
Эчкән килеш машина йөрткән өчен правасын алдырткан водительләрне наркодиспансерга исәпкә кую тәртибе дә каралачак. Ә эчеп руль артына утыручылар правасыннан әлеге кебек 3 елга түгел, ә гомерлеккә колак кагуы ихтимал. Ә менә эчеп гаиләсен кыйраткан, балаларын кан елатучыларга, белә торып агу сатучыларга каршы эшләүче законнар кайчан булыр һәм эшли башлар? Булырмы ул көн? Әллә башта Ырынбур, аннан Свердловский, чиратта кем дип куркып яшәргә калырмы?
P.S Гәзитебездә бу мәкалә басылып чыгуга ике көн узуга, Яңалыклар хезмәте Ырынбурда тагын бер 33 яшьлек хатынның метанол белән агуланып үлүе, аның шешәдәшәнең дәваханәгә озатылуы турында хәбәр итте...
Фото: getsiz.ru