Көнүзәк
24 Октября 2021, 06:57

Яңгырлы һәм җилле һава торышы көтелә

Җылы көннәр артта калачак.

Яңгырлы һәм җилле һава торышы көтеләЯңгырлы һәм җилле һава торышы көтелә
Яңгырлы һәм җилле һава торышы көтелә

Башкортстанда якын көннәрдә яңгырлы һәм җилле һава торышы көтелә. Бу турыда гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы бүлеге хәбәр итә.

Бүген, 24 октябрь, синоптиклар көн буена яңгыр вәгъдә итә. Җил көньяк-көнбатыштан уртача, вакыты белән көчәючән. Төнлә термометр + 1 °, + 6 °, көндез + 6 °, + 11 ° күрсәтәчәк.

25 октябрь, дүшәмбе көнне, республиканың кайбер районнарында явым-төшем көтелә. Көньяк-көнбатыш җиле уртача булачак. Төнлә һава температурасы -2 °, + 3 ° ка кадәр төшәчәк, көндез + 3 °, + 8 ° ка кадәр җылыначак. Сишәмбе көнне республикага салкын һава басымы үтеп керә башлаячак. Юлларда бозлавык хасил булачак.

Чыганак: gorobzor.ru

Фото:  gorobzor.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас