

24 октябрьдә, иртәнге сәгать икедә, Куюргазы районының Кече Муса авылындагы ферма территориясендә янгын турында хәбәр алына.
Әмма шалтырату бик соң килде: янгын сүндерүчеләр вакыйга урынына килеп җиткәндә 85х10 метрлы ферма бинасын янгын тулысынча чолгап алган була.
Бәхеткә, үлүчеләр, җәрәхәтләнүчеләр юк. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында белдерүенчә, фермадагы терлекләр, барлыгы 57 баш, тиз арада бинадан чыгарылган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының тикшерүчеләре янгын урынында эшли, вакыйганың сәбәпләре ачыклана.
Чыганак: Башинформ
Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы