Ялларда күктән ниләр көтәргә?
Беренче кар кемнәрнедер шигырь язарга илһамландырды. Кемдер җиргә дым керә дип урынлы сөенде. Икенче берәүләргә, машинасына кышкы тәгәрмәч “кидереп” өлгермәгәннәргә, хәсрәт өстәде. Ә “жестянщиклар” ипләп кенә учларын уып куйды, чөнки беренче карда “чәкәшеп” алган машиналар, кайсысы – бүген, кайсысы иртәгә сервисларга юл ала. Башлана, димәк. Синоптиклар да артык куанычлы фаразлар бирми.
Алдагы көннәрдә аязаючан-болытлы һава торышы көтелә. Төнлә яуган җепшек карга алмашка көндез яңгыр килә. Кояш качты. Юлларда күрү мөмкинлеге начар.
Җил көньяк-көнтабыштан секундына 9-14 метр тизлектә исә. Көчәйгәндә 18 метрга җитәр. Көндез +8... + 10 градус җылы, шимбәгә каршы төндә Уфада + 9 градус җылылык көтелә.
Ялларда Башкортстанда явым-төшем, үзгәрүчән һава торышы көтелә. Шимбә көнне бераз яңгыр явуы көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, талгын. Аерым районнарда көчәючән булыр. Төнлә һава температурасы +3...+8, көндез +9...+14 градус.
Якшәмбе көнне тагын яңгыр көтелә. Һава температурасы якшәмбегә каршы төндә +2...+7, көндез +5... +10.
Башкортстан буенча уртача температура +4...+7 тирәсе булачак. Яңгырлар көтелә.
Фото: photocentra.ru